Татарча Русский English

Исламия Мәхмүтова «Намус һәм тугрылык» номинациясендә «Тантана» театр премиясенә лаек булды

0167

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова Республика театр премиясенә лаек булды. «Намус һәм тугрылык» номинациясе буенча республика театр премиясен аңа кичә, 27 мартта, тапшырдылар. Номинация лауреатын композитор Мәсгуд Имашев игълан итте.

“Мин татар театрына чаналарда-арбаларда йөреп, 55 ел намуслы хезмәт иттем. Алга таба да исән-сау эшләргә язсын!” – диде ул. Тамаша залы легендар актрисаны аягүрә басып алкышлады.

Мәгълүмат өчен. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова театрда 1963 елдан бирле эшли. Быел 1 декабрьдә аңа 75 яшь тула.

Мәгълүмат өчен. «Тантана» — театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.

Рузилә Мөхәммәтова, «Татар-информ»