Татарча Русский English

Россиядә матәм көне игълан ителүгә бәйле рәвештә спектакль башка көнгә күчерелә

Кемероводагы фаҗигадә һәлак булганнар истәлегенә 28 март Россиядә илкүләм матәм көне дип игълан ителде. Шул сәбәпле, иртәгәгә билгеләнгән «Беренче мәхәббәт» спектакле 11 апрельгә күчерелә. Алдан сатып алынган билетлар гамәлдә кала. Янгында һәлак булганнарның якыннарына сабырлык һәм түземлек телибез!

 

Белешмәләр өчен касса телефоны: 8(843) 238-56-17