Татарча Русский English

Халыкара театр көне уңаеннан Казанның 6нчы гимназиясендә Тинчурин театры артистлары белән иҗади очрашу узды

Бүген, 26 мартта, Казанның 6нчы гимназиясендә Тинчурин театры артистлары белән иҗади очрашу узды. Халыкара театр көне уңаеннан оештырылган бу очрашуда Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов, Татарстанның атказанган артистлары Зөлфия Вәлиева, Ирек Хафизов, яшь артистларыбыз Гүзәл Галиуллина һәм Салават Хәбибуллин катнашты. Иң элек гимназиянең Зөлфия Вәлиева җитәкчелегендәге «Манзара» театр студиясе Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган «Җанкисәккәем» спектаклен күрсәтте. Аннары сорау-җавап форматында җанлы аралашу булды. Әңгәмә барышында тинчуринлылар артист һөнәрен ничек һәм ни өчен сайлаулары, актер булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге турында сөйләде. Балалар һәм аларның әти-әниләре, якыннары артистларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Очрашу истәлекле бүләкләр тапшыру һәм күмәк фотога төшү белән төгәлләнде.

 

 

DSC_8959 DSC_9006 DSC_8975 DSC_9018 DSC_9034 DSC_9041 DSC_9047 DSC_9058