Татарча Русский English

Тинчурин театрында «Гомер буе сине көтәм» спектакле премьерасына әзерлек башланды

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды.

Бүген, 13 мартта, коллектив драматург Илһам Галинең «Гомер буе сине көтәм» пьесасын сәхнәләштерүгә кереште. Спектакльнең режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин.

Премьера май аенда көтелә.

1 2 3 4 6 5