Татарча Русский English

Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин вафат

Untitled-30

Татарстанның театр җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә: бүген, 9 мартта, 78нче яшендә Татарстанның халык артисты ГАЛИУЛЛИН ӘНӘС СӘГЫЙДУЛЛА улы арабыздан вакытсыз китеп барды… Мәрхүм белән хушлашу дүшәмбе, 12 мартта 10.00дә, Тинчурин театры бинасында булачак.

Әнәс Сәгыйдулла улы Галиуллин 1940 елның 14 декабрендә Татарстанның Әлки районы Чуваш Кичүе авылында дөньяга килә. 1962 елда Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына артист итеп эшкә чакырыла.

Ә.Мирзаһитовның «Әнкәемнең ак чәчләре» спектаклендә Йолдыз, Т.Миңнуллиның «Нигез ташлары»нда Хәлил, шулай ук Г.Мдиваниның «Терезаның туган көне»ндә Антонио, С.Алешинның «Палата»сында Миша кебек рольләре Әнәс Галиуллинга танылу китерә. Яшь артист, театр сәнгате өлкәсендә белемен тагын да камилләштерү максатыннан, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә һәм 1976 елда аны уңышлы гына тәмамлый.

Әнәс Галиуллин һәрвакыт ялкынланып, илһамланып иҗат итте. Театрда 55 елдан артык иҗат итү дәверендә ул Ю.О’Нилның «Богауланган мәхәббәт» спектаклендә Симеон, М.Шамыхаловның «Кайнана»сында Аяз,  И.Грекованың «Тол хатыннар көймәсе»ндә Фәрит, Т.Миңнуллинның «Нигез ташлары»нда Хәлил, Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ында Ахун, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектаклендә Маклер, К.Тинчуринның «Американ»ында Шәех морза, «Сүнгән йолдызлар»ында староста, Г.Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән давай!»енда Саттар, Н.Хисамовның «Йосыф-Зөләйха»сында Кыйтфир, Н.Гыйматдинованың «Бер тамчы ярату»ында Сафуан, Н.Нестерованың «Әллә язмыш, әллә ялгыш… »ында министр урынбасары һәм башка бер-берсенә охшамаган, тамашачылар күңелен яулаган бик күп образлар тудырды. Күренекле артист аларның һәркайсын зур осталык белән тамашачыга җиткерә белде. Аның уенына табигыйлек,  тормышчанлык, образны нечкә тоемлау хас иде.

Әнәс Галиуллин театрда җәмәгатьчелек эшчәнлеге алып барды, озак еллар театр коллективының профком рәисе булып тора. Казанның Идел буе районы мәктәпләренең берсендә 20 елга якын драма түгәрәген җитәкли, балаларда һәм яшүсмерләрдә театр сәнгате, татар мәдәниятенә һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

Артистның эшчәнлеге ТАССРның атказанган артисты (1988) һәм Татарстан Республикасының халык артисты (2008) дигән мактаулы исемнәр белән билгеләп үтелде.

Әнәс Галиуллин республиканың театр җәмәгатьчелегендә, хезмәттәшләре һәм дуслары арасында зур абруй казанган, театрга һәм актерлык сәнгатенә тугрылык үрнәге булган зур шәхес иде.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры колллективы мәрхүмнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Урының оҗмах түрләрендә булсын, Әнәс абый!