Татарча Русский English

Чирмешән районы Лашман авылында Наил Шәйхетдинов туган йортка мемориаль такта куелды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Кичә, 2 мартта, Чирмешән районы Лашман авылында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновны искә алу чаралары узды. Мәшһүр артист туган йортка мемориаль такта куелды. Шулай ук әлеге йорт урнашкан урамга Наил Шәйхетдинов исеме бирелде.

Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдинов 1941 елның 1 мартында Чирмешән районы Лашман авылында туа. Әгәр исән булса, быел аңа 77 яшь тулган булыр иде. Танылган артист 1965-2016 елларда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итте. Театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты. Үзенең табигый таланты, ихлас уены белән бихисап тамашачыларыбызның күңелен яулады.

Тантаналы чараларда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры җитәкчелеге, театрның әйдәп баручы артистлары, Наил Шәйхетдиновның якыннары, туганнары, якташлары катнашты.

Кич белән исә тинчуринлылар Лашман авылы мәдәният йортында Наил Шәйхетдинов истәлегенә багышлап “Алтын көз” комедиясен күрсәтте.

IMG_8208IMG_8075 IMG_8091IMG_8101 IMG_8105IMG_8134 IMG_8145IMG_8147 IMG_8155IMG_8172 IMG_8186IMG_8191