Татарча Русский English

Тинчуринлылар күренекле театр әһелләре Тумашевларны искә алу чараларында катнашачак

3216 портрет-1

Быел Татарстанның театр җәмәгатьчелеге беренче татар хатын-кыз режиссер, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашеваның тууына 115 ел, шулай ук аның улы – ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты, режиссер Равил Тумашевның тууына 95 ел тулуны билгеләп үтә. Шул уңайдан 20 февральдә Кәшифә Тумашеваның туган төбәге – Балтач районы Нөнәгәр авылында әлеге күренекле театр әһелләрен искә алачаклар.

Искә алу чаралары  14.00дә  Нөнәгәр урта мәктәбенең Кәшифә Твумашева исемендәге музеенда башланып китәр дип планлаштырыла. 15.00дә авыл мәдәният йортында “Татар театр сәхнәсендә якты эз калдырган Тумашевлар” дип исемләнгән искә алу кичәсе була. Ә кич белән Тинчурин театры тамашачыларны Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Ефәк баулы былбыл кош” спектакле белән сөендерәчәк.

Искә алу чараларында ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан вәкилләр, Тинчурин театры җитәкчелеге, театрның әйдәп баручы артистлары, Тумашевларның балалары, туганнары катнашуы көтелә. Чараны оештыручылар – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Балтач районы мәгариф идарәсе, Балтач районы мәдәният бүлеге, Балтач районы Нөнәгәр гомуми урта белем бирү мәктәбе, Балтач районы Нөнәгәр авыл җирлеге.

Белешмә өчен. Кәшифә Тумашева 1903 елның 7 гыйнварында Татарстанның Балтач районы Нөнәгәр авылында туган. 5 яшьлек вакытыннан Иркутск шәһәрендәге туганнарында яши, шунда рус мәктәбендә, мәдрәсә һәм гимназиядә белем ала.

1929-1932 елларда ул Татарстан радиосы дикторы һәм режиссеры буларак хезмәт куя. Ә К.Тумашеваны театр сәнгатенә китергән юл 1931 елда башлана: Мәскәү театр институтына (ГИТИС) укырга керә, 1939 елда институтны уңышлы гына тәмамлап, юллама белән Казанга режиссер булып кайта.

1956 елда Кәшифә Тумашева Республика күчмә театрына (хәзер – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) баш режиссер итеп билгеләнә. Аның өчен тагын да җаваплырак, катлаулырак иҗади эзләнүләр чоры башлана. Теарда эшләгән 6 ел эчендә ул 25 тән артык спектакль куя. Шул елларда тәкъдим ителгән спектакльләргә күз салсак, аларның төрле жанрларда икәненә игътибар итәсең: “Яшерен эзләр”, “Беренче мәхәббәт”( Х.Вахит), “Көлкегә калган ир” (Мольер), “Карагол” (Д.Юлтый), “Рәйхан” (Н.Исәнбәт), “Терезаның туган көне” (Г.Мдивани), “Сәер кеше” (Н.Хикмәт), “Галиябану” (М.Фәйзи), “Үлмәс җыр” (Р.Ишморат).

Ул вакыттагы татар театры өчен хатын-кыз режиссер сирәк күренеш була. Режиссер һөнәрен энерия сарыф ителү буенча шахтер яки асфальт түшәүче кеше белән чагыштырырга булыр иде. Сынмас рух, нык ихтыяр көченә ия булган әлеге уникаль ханым үзенең бөтен тормышын татар сәнгатенә хезмәт итүгә багышлый.

Белешмә өчен. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Рәхим улы Тумашев 1923 елның 21 апрелендә Семипалатинск шәһәрендә күренекле сәнгатькарләр – Кәшифә һәм Рәхим Тумашевлар гаиләсендә дөньяга килә.

Балачагы Казанда һәм өлешчә Мәскәү шәһәрендә балалар йортында уза. 1941 елда Казан шәһәренең 15 мәктәбен тәмамлый һәм Кызыл Армия сафларына чакырыла. Бөек Ватан сугышы ветераны Р.Р.Тумашев 1942 елдан алып 1946 елга кадәр авыр сугыш юлы үтә; аннан демобилизацияләнеп капитан дәрәҗәсендә туган якларына кайта. Курск боҗрасы янында барган сугышларда катнашканы  һәм Украина, Польша җирләрен азат итү вакытында  күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз” ордены, “Сугышчан батырлыклары өчен” һәм ПХР ның ике “Көмеш хач” медальләре белән бүләкләнә.

Соңрак Р.Тумашев Луначарский исемендәге ГИТИСка укырга керә һәм аның режиссерлар хәзерләү бүлеген тәмамлый. Диплом спектакле итеп ул М.Фәйзинең “Галиябану” әсәрен сәхнәгә куя. 1963 елда Р.Тумашев Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына баш режиссер итеп билгеләнә. Биредә ул Туфан Миңнуллин, Илдар Юзеев һәм Аяз Гыйләҗев кебек күренекле милли драматурглар белән уңышлы хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә, аларның әсәрләренә хас булган поэтика, югары гражданлык һәм психологик тирәнлекне чагылдырган спектакльләр тудыра. Театр сәнгате  өлкәсендәге казанышлары өчен аңа 1966 елда “ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән маклаулы исем бирелә. Ә 1976 елда исә Т.Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш”, И.Юзеевның “Сандугачлар килгән безгә” һәм Аяз Гыйләҗевның “Сары чәчәк ата көнбагыш” әсәрләре буенча куелган спектакльләре өчен Р.Р.Тумашев Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.