Татарча Русский English
24.05.2018 18.30да

Сүнгән йолдызлар

Жанры — музыкаль трагедия

Безгә, ягъни XXI гасырның эре шәһәрләрендә көн итүчеләр өчен — XX йөз башы татар авылы яшәешенә хас булган көндәлек тормыш, гореф-гадәтләр, җыр һәм биюләр күптән инде үткәндә калды. Кичә гадәти булган әйберләр, бүген безгә ят. Ләкин, “Сүнгән йолдызлар” спектаклендә һәркем чын, әмма гадәти булмаган мәхәббәтне күрә алачак. Әлеге спектакль татар халкы, сугыш, кайгы һәм шатлык турында.

1914 ел. Вакыт һәм тарихи вакыйгалар кеше тормышларын җимергәндә, бар җирдә котылгысызлык һәм явыз тәкъдир хакимлек иткәндә, халык язмышлары күптән хәл ителеп куелганда  —  азак  котылгысыз… Һәм бары тик  көчле, эчкерсез, тирән Мәхәббәт кенә Үлемне дә җиңәргә сәләтле…

 Драматургы — Кәрим Тинчурин

Музыкасы — Салих Сәйдәшевнеке

Куелыш җитәкчесе — Рәшид ЗАҺИДУЛЛИН

Режиссеры — Резедә ГАРИПОВА

Рәссамы — Роман МОРОВ

Хореграфы — Мария ЛАЗУКОВА

Хормейстеры — Алия ХӘМЗИНА

Рольләрне башкаралар:

Сәрвәр — Резедә Сәләхова, Айсылу Мөсәлләмова

Исмәгыйль — Булат Зиннәтуллин

Надир мәхдүм — Зөлфәт Закиров

Гөлнур әби — Лилия Мәхмүтова

Фәрхи әби — Гүзәл Гарәпшина

Фатыйма — Гүзәл Галиуллина

Саттар — Илгизәр Хәсәнов

Авыл яшьләре — Артем Пискунов,  Илнур Байназаров, Камилә Галиева,  Диләрә Фәттәхова, Лилия Камалиева, Салават Хәбибуллин.

Спектакльнең премьрасы 2013 елның 12 апрелендә булды.

Спектакль 2 сәгать 10 минут бара.

Cпектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (6+)

MG_3977BmYTroUBvkIMG_4724Hw8bYgHVXSo41MG_4055hig4Ag05QwQvDoT7WXPFzQ5MG_4100ch23r0pL0ZkN1aDczlEMdQ