Татарча Русский English

Премьера белән!

Бүген, 5 гыйнварда, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры елның беренче премьерасын сәхнәгә чыгарды. Тамашачыларга Мирсәй Әмир пьесасы буенча куелган «Шаян Гөлшаян» спектакле тәкъдим ителде.

 

Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Рәссамы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сергей Скоморохов. Хормейстеры — Алия Хәмзина. Спектакльдә театрның яшь артистлары Диләрә Фәттахова, Салават Хәбибуллин, Камилә Галиева, Артем Пискунов, Алмаз Фәтхуллин, Илнур Байназаров, Рөстәм Гайзуллин,  Айдар Фәтхрахманов катнаша.

 

Спектакль аншлаг белән узды.

 

Премьера бүген 17.00дә, шулай ук 27 гыйнвар, 10 һәм 24 февраль көннәрендә күрсәтеләчәк. Рәхим итегез!

 

☎ Касса телефоны: 8(843) 238-56-17

 

 Электрон билет

 

“Әгәр дә хатыны ирен алдарга теләсә, кырык төрле юл табар!» – ди Мирсәй Әмир әсәренең төп каһарманы – акыллы, шук һәм гүзәл Гөлшаян. Ул үзен өзелеп сөйгән Әхмәтен – шикләнүчән ирен нигезсез көнләшүләреннән  арындыру өчен хәйлә таба. Ләкин бу хәйләсе белән Гөлшаян Әхмәтне генә түгел, ә артыннан тагылып, авыз суларын корытып  йөрүчеләрне дә көлке хәлендә калдыра, акылга утырта. Нишлисең бит, Гөлшаян бик тә чибәр булганга, барысы да аны аулакта туры китерергә, аңа сүз катарга гына торалар. Бу Әхмәтне көнләштерә һәм хатын аның бу начар гадәте белән көрәшергә мәҗбүр була.

 

 

DSC_3462 DSC_3469 DSC_3455 DSC_3413 DSC_3110 DSC_2981 DSC_3225 DSC_3407