Татарча Русский English

Ефәк баулы былбыл кошны күргәнегез бармы? (Самараның «Бердәмлек» газетасы»)

Самараның Киров мәйда­нындагы Мәдәният сараенда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры милләттәшләребезгә “Ефәк баулы былбыл кош” спектаклен тәкъдим итте. Тамашага килгән самаралылар аны күз яшьләре аша карап, ахырдан артистларны кайнар алкышлар белән сәхнәдән озак җибәрми тордылар.

Күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйлаҗевның бу әсәрен моннан 34 ел элек режиссер Равил Тумашев сәхнә­ләштергән иде. Бүген аны Рос­сиянең атказанган артис­ты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Рәшит Заһидуллин, Аяз Гый­лаҗевның тууына 90 ел тулуга багышлап, кабат сәхнәгә куя, һәм бу спектакль әле дә актуальлеген югалтмаган.

Вакыйгалар табигатьнең гү­зәл почмагында, зәңгәр күл буенда бара. Янәшәдә урнашкан интернатта ялгыз картлар яши. Аларның һәркайсының үз язмышы, үз авыртуы, би­регә дә аларны төрле юллар китергән. Мияссәр бабай (Татарстанның атказанган артисты Сәлим Миф­тахов) сугыш елларында өч улын югалтып, хатынын җирләгәч, ялгыз калган. Ә Рә­шидә карчык (Россиянең атказанган, Татарстанның халык артис­ты Исламия Мәхмүтова), балалары исән булса да, биредә яшәргә мәҗбүр.

Нәкъ шушы геройлар аша режиссер спектакльнең иң ти­рән, тамашачыларда аеруча зур тәэсир калдырган темасын — балалар һәм ата-ана­лар мөнәсәбәтен күрсәткән. Рәшидә әбинең кече улы Әдһәм (Татарстанның халык артис­ты Илгизәр Хәсәнов) хатыны Хуриянең (Татарстанның атка­занган артисты Люция Галләмова) котыртуы белән әнисенең пенсия акчасын алырга гына (сорарга түгел, нәкъ алырга!) килеп йөри. Мескен ана интернатта аның үз улы булуын да әйтергә ояла, барысы да аларны ерак туганнар дип уйлыйлар. Ул шәфкать туташы Шифанга да: “Кияүгә чыкма, бала тапма”, — дип киңәш бирә. Исламия Мәхмүтова бу сүзләрне шундый итеп әйтә ки, аның героеның бөтен җан авыртуын сизгәндәй буласың. Интернатның директоры Әсма (Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова) белән сөйләшкәндә Рәшидә апа алдыбызга тыйнак, тәртипле, гади татар хатыны буларак килеп баса. Әсма: “Сөйләшергә сүзләр бар иде”, — диюгә карчык: “И, Ходаем, берәрсенә комачауладыммы әллә? Берәрсе зарландымы?” — дип борчыла. Бу дөньяда берьялгызы калган, туган нигезен сагынып яшәгән Мияссәр бабай белән ул йомшак, ә Әсманың улы Рәсим (Айдар Фәтрахманов)һәм шәфкать туташы Шифан белән (Лилия Камалиева) карчык аналарча кайгыртучан. Килене Хурия белән дә ул ачуланышмый, тормыш тәҗрибәсе туплаган акыллы хатын буларак, бик тыныч һәм үтемле сөйләшә. Аны татар хатынының идеал образы дип атасаң да буладыр, мөгаен.

Рәшидәгә төннәр буе йокламый бишектә тибрәткән, сабый чакта иркәләп үстергән улын хатынының “үкчә астында” күрергә дә авыр. Ул Әдһәмне жәлли, чынбарлыкта баласы андый каты бәгырьле булмавына шикләнми.

Люция Галләмова да үз ролен искиткеч итеп уйнады. Аның Хуриясе ирен дә, аның әнисен дә хөрмәт итми. Дүрт ел картлар йортында яшәгән каенанасының хәлен генә дә килеп белми ул. Хәер, бөтен бәхетен акчада күреп, үз баласын да “җәфа” дип йөрткән хатын-кыздан ни аласың инде?! Интернатның күл буенда урнашканын күреп, картларны җәннәттә яшиләр икән дип хәйранга кала Хурия. Ә үзе шундый “җәннәт”тә яшәр идеме икән соң? Боеручан, барысы белән дә бәхәсләшкән хатынын Әдһәм эткә тиңли: “Әниемне эттән талатмыйм!” — ди ул. Ахырда аның Хурия алдында әнисен яклап чыгуын тамашачы кайнар алкышларга күмде.

Балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәте Әсма белән Рә­сим образлары аша да яктыртыла. Әсма ханым улын иркәләп, әтисеннән дә авыр сүз әйттермичә, аның һәр ихтыяҗын үтәп үстергән. Укуын тәмамлагач, авылга кайтып төпләнер, безгә оныклар бүләк итәр дип өметләнә ул. Ә Рәсим шәһәрдә калырга тели, гаилә кормыйча, Шифанга “болай гына” очрашып йөрергә тәкъдим итә. “Баладан кем бәхет күргән?” — ди ул. Бәлки, балачактан шушы интернатта ялгыз картларны күреп үскәнгә шундый карарга килгәндер ул?

Спектакльнең тагын бер төп темасы — авылларның бетүе, таралуы, гореф-гадәтләребезнең югалуы. Яшь чагында оста тимерче, аннан — туган колхозында мастер-наладчик булган Мияссәр бабай да туган нигезен сагынып яши, авылның бетүенә борчыла. Район юлламасы буенча зоотехникка укып чыккач, тормышын авыл белән бәйләргә теләмәгән Рәсимне нык ачулана карт. “Мин бит бу бишекне Шифан белән сиңа, сезнең балаларга дип сатып алган идем. Кемгә бирим инде мин аны хәзер?” — дип ачына, тамаша башында үзе тартып чыккан бала арбасына күрсәтеп. Бу арба спектакльдә гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз символы буларак кабул ителә. Картка аны киләчәк буынга тапшыру мөһим. Шуңа да Мияссәр бабай Рәсимне авылга кайтырга үгетли. “Бездән соң бу җирдә сез калырга тиеш!” — дип ачына.

Рәсим шәһәргә тартылган, ваемсыз тормышка кызыккан бүгенге яшьләрне сурәтли. Ә менә ачык йөзле, ягымлы, чиста күңелле, авылга гашыйк Шифанга карап, киләчәгебезнең өметле булуына ышаныч туа.

Ике сәгать тамашачыны киеренкелектә тоткан спек­такльнең ахыры яхшы тә­мам­лана: Рәсим белән Шифан кушылалар, Рәшидә әби дә Мияссәр бабайның бергә яшәргә дигән тәкъдимен кабул итә. Бабай: “Менә тагын уллы булдым”, — дип Әдһәмне дә үзләре белән туган авылына яшәргә кайтырга чакыра. Тамаша “Ефәк баулы былбыл кош” дигән бишек җыры белән тәмамлана. Спектакль дәвамында берничә тапкыр ишетелгән бу көй дә гаҗәеп бер символга ия — элек-электән бишек җыры газиз ана, туган ил, туган тел кебек изге төшенчәләр белән бергә йөри бит. Спектакль тәмам, ә аны караганда туган уй-фикерләр әле дә күңелгә тынгы бирми. Нигәдер бүген балалар, картлар йортлары тулы безнең… Кем моңа гаепле соң? Лилия Мәхмүтованың герое Әсма әйтмешли, бәлки балаларны артык иркәлибездер? Әллә киресенчә, тормыш ыгы-зыгысы белән аларга тиешенчә игътибар бирмибезме?

dsc_3285

Әсма (Лилия Мәхмүтова) (артта — сулдан уңга), Рәсим (Айдар Фәтрахманов), Шифан (Лилия Камалиева) һәм Мияссәр бабай (Сәлим Мифтахов), эскәмиядә — Рәшидә әби (Исламия Мәхмүтова) улы Әдһәм (Илгизәр Хәсәнов) белән.

“Тамаша искиткеч, уйланырга мәҗбүр итә. Актерлар сос­тавы да, сәхнә бизәлеше дә искиткеч”, — дип соңыннан уй-фикерләрен белдерделәр самаралылар.

Алия АРСЛАНОВА.

Самараның «Бердәмлек» газетасы

11.12.2017