Татарча Русский English

Казанның 1нче гимназиясе укучылары Кәрим Тинчуринга багышланган күргәзмә белән танышты

Бүген, 30 ноябрьдә, Казанның Г.Тукай исемендәге 1нче гимназиясе укучылары ТР Милли музеенда Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган «Сүнмәс йолдыз» күргәзмәсе белән танышты. Алар өчен экскурсияне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының музей җитәкчесе Розалия Вәлиәхмәт кызы һәм Салих Сәйдәшев музее директоры Эльвира Шамил кызы үткәрде.

Шушы көннәрдә әлеге гимназиядә Кәрим Тинчурин айлыгы башланды. Аның кысаларында белем бирү йортында Тинчурин театры артистлары катнашында иҗади чаралар көтелә. Моннан тыш, 8 декабрьдә гимназия укучылары Тинчурин театрында бөек драматург әсәре буенча куелган «Назлы кияү» спектаклен карый алачак.

Искәртеп үтик: «Сүнмәс йолдыз» күргәзмәсе 14 сентябрьдә ачылган иде. Анда Тинчурин театры, ТР Милли музее, Салих Сәйдәшев музее фонларында сакланган, моңа кадәр күрсәтелмәгән кызыклы һәм уникаль экспонатлар тәкъдим ителә. Алар арасында – спектакльләрдән декорацияләр фрагментлары, киемнәр, реквизитлар, шулай ук драматургның һәм башка театр эшлеклеләренең шәхси әйберләре, фоторәсемнәре, документлары. Күргәзмә белән бик күп тамашачылар, укучылар, студентлар танышып өлгерде инде. Ул шактый зур кызыксыну уятты. Күргәзмә 8 декабрьгә кадәр эшләячәк. Һәркемгә әлеге уникаль экспонатларны барып күрергә киңәш итәбез!

20171130_145651 20171130_141812 20171130_143741 20171130_143147 SeuNU1-2YSI RXq_4KMg0hw EJcR9akZ43Y 1GuWXb1bVzg