Татарча Русский English

Тинчурин театры «Юмарт сишәмбе» акциясенә кушылды

Бүген, 28 ноябрьдә, #ЮМАРТСИШӘМБЕ Халыкара хәйрия көне узды.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры да әлеге дөньякүләм акциягә кушылды. Аның кысаларында бүген Казанның аерым ветераннар һәм пенсионерлар иҗтимагый оешмалары, шулай ук Социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре күренекле татар классигы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Ефәк баулы былбыл кош» мелодрамасын бушлай карый алды.

#ЮМАРТСИШӘМБЕ – 5 ел элек барлыкка килгән иҗтимагый хәрәкәт һәм ул күп илләрдә җәелдерелә. Аның төп асылы – зур хәйрия флешмобында катнашу өчен халыкны берләштерү.

IMG_5083