Татарча Русский English

Тинчурин театрында «Шаян Гөлшаян» спектакле репетицияләре бара (ФОТОРЕПОРТАЖ)

golshajan A2.cdr

2018 елның 5 гыйнварында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Мирсәй Әмир пьесасы буенча куелган «Шаян Гөлшаян» спектакле премьерасы була. Спектакльнең жанры — комедия-буфф.

Хәзерге вакытта репетицияләр тулы көченә бара.

Спектакльнең режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин.

Рәссамы — Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сергей Скоморохов.

Спектакльдә Диләрә Фәттахова, Салават Хәбибуллин, Камилә Галиева, Артем Пискунов, Алмаз Фәтхуллин, Илнур Байназаров, Рөстәм Гайзуллин,  Айдар Фәтхрахманов катнаша.

☎ Касса телефоны: 8(843) 238-56-17

DSC_9297 DSC_9328 DSC_9188 DSC_9153