Татарча Русский English

Ирек Хафизов: «Дөресен әйткәнне кайда яраталар инде?!» («Шәһри Казан»)

«Туры әйткән – туганына ярамаган», – диләр татар халкында. «Дөрес булырга», «ялган сөйләмәскә», – дип кечкенәдән өйрәтсәләр дә, йөзенә бәреп әйткән туры сүзне бик өнәп бетерми шул кеше. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган Хәй Вахитның «Яшерен эзләр» спектаклендә дә дөреслек белән мәкерлек, икейөзлелек тартыша.

DSC_4425

Спектакльдә төп вакыйгалар районның баш табибы Сәгыйть Булатов тирәсендә бара. Дөреслек яклы, туры сүзле егет район газетасы редакторы Борһан Хуҗинга (Зөлфәт Закиров), «Чулпан» колхозы рәисе Низамга (Ренат Шәмсетдинов) да каршы барырга курыкмый. Шуның аркасында үзен генә түгел, дусларын, туганнарын да кыен хәлдә калдыра. Ахырдан исә районнан ук китәргә мәҗбүр була.

DSC_4480 (1)
Спектакльдә ике сюжет линиясе. Берсе – Сәгыйтьнең яшь чагы, мәхәббәт тарихы. Икенчесе – бүгенге көне, яратмыйча өйләнгән хатыны. Сәхнә дә шартлы рәвештә ике өлештән тора.

Студент вакытта Сәгыйть журналистика бүлегенә укырга керә алмаган, ләкин үз хыялына, сүзенә тугры калган Айсылуга гашыйк була. Айсылу – режиссер уйдырмасы, пьесада андый персонаж юк, ләкин ул безгә төп геройның образын тагын да тирәнрәк ачарга ярдәм итә. Кыз да дөреслек өчен көрәшә. Янауларга игътибар итмичә, үз җитәкчесен фаш итеп, газетада мәкалә бастыра. Көчсез, яклау­чысыз кызның авызын ябу җаен тиз табалар.

Айсылуны хуҗасы ук көчли. Шулай итеп «Мин журналист булам!» дип янып йөргән кыз юкка чыга. Сәгыйтьне дә ул: «Мин сине яратмыйм! Башкадан бала көтәм!» – дип ташлый. Без аның киләчәктә кем булганын, кайда эшләгәнен дә белмибез. Хәзер инде дөреслек өчен көрәш байрагын Сәгыйть үз кулына ала.

– Сәгыйть кебекләрне бүген дә өнәп бетермиләр. Дөресен әйткәнне кайда яраталар инде?! Минемчә, үз фикерләрен туры әйткән кешеләр күбрәк булса, тормыш тагын да яхшырак булыр иде. Тормыш таләбе андыйларның сафын киметте. Һәр кешенең фикере бар. Үз фикереңне әйтү әйтмичә калудан да авыррак әле! – ди рольне башкаручы Ирек Хафизов.

Бер караганда, районның баш табибы, хирург йөрәк, үпкә, бавыр кебек органнардагы авыруларны гына дәваларга тиеш. Ришвәтчелек, җитәкчегә тәлинкә тоту, куштанлык, ялган юллар белән «властька менү» ише җәмгыять авыруларын «дәвалау» журналист кулында. Ләкин заман журналистикасы шулкадәр тормышка яраклашкан ки, бүгенге көндә аңа исән калу өчен «уңга да, сулга да борылырга туры килә». Бу әсәрнең икенче герое – район газетасы баш редакторы Борһан Хуҗин образында да нык сизелә.

Борһанның редактор булып кына канәгатьләнмичә, тагын да югарыракка омтылуы, идарәче булырга теләве, сәясәт белән шөгыльләнүе, бүгенге вазгыятьнең, аеруча журналистиканың, тагын бер авырткан җиренә төртеп күрсәтте. Без элек-­электән журналистиканы дүртенче хаки­мият дип йөртергә күнеккән.

DSC_4555

Хакимият булгач, аның үз сүзе, дәрәҗәсе, тәэсире булырга тиеш. Ләкин ул юк. Журналистлар исә, үзенең дүртенче хакимият булуын онытып, нинди дә булса дәрәҗәгә ирешүгә, депутат кәнәфиенә утырырга тырыша. Ләкин журналист сәясәтче була аламы соң? Нинди дә булса партия вәкиле булган журналист халыкка объектив мәгълүмат җиткерә аламы? Бу халык, үз һөнәрең алдыңда икейөзлеләнү була түгелме соң?

Ни генә дисәң дә, персонажлар бер яклы гына түгел. Хәтта шул ук Борһанның да уңай яклары бар.

– Ул – максатчан кеше. Башкаларның ышанычын тиз яулый, кешегә дөрес мотивация бирә, кирәк вакытта аны үстереп җибәрә. Кешесенә карап сөйләшә белә. Акчурин янында ул бөтенләй башка кеше, аның «шестеркасы», – ди Борһан ролен уйнаган Зөлфәт Закиров.

Зөлфәтнең, тискәре персонаж буларак, бу – беренче зур роле. Моңарчы аны «Соңгы риваять»тә Явыз Иванның уң кулы кенәз Петр Серебренников буларак кына күргәне бар.

– Тискәре рольләрне уйнау җи­ңелрәк, диләр. Мин дә башта Борһанны төрле тискәре геройлар сыйфаты җыелган образ буларак күз алдыма китердем. Ләкин режиссерыбыз Резеда Гарипова, синең төп максатың – тамашачыны үзеңә гашыйк итү, диде. Борһанның зур урындагы кеше буласы килә. Үз максатына ирешү өчен ул кеше өстеннән барырга да күп сорап тормый. Ул бит үзен явыз, әшәке дип санамый, аның өчен бердәнбер дөрес юл менә шундый, – ди Зөлфәт Закиров.

Борһанның киләчәге ни белән беткәне тамашачы өчен ачык кала. Ләкин бер шиксез, ул югалып кала торганнардан түгел.

Спектакльнең Резеда Гариповага гына хас музыкаль бизәлеше дә игътибарны җәлеп итә. Музыканың авторы да ул үзе. Романтиклыгы, сизгерлеге ягыннан миңа бу әсәр шул ук режиссер куйган «Чулпан» (Ш.Хөсәенов) спектаклен хәтерләтте.

Тамашачы залыннан карап утыр­ганда гына Сәгыйть яхшы, Борһан начар кебек тоела. Тормышта исә аларның кайсысын яратмыйбыз да, кайсысын күккә чөябез соң? Дөрес­лек өчен көрәшүчеләрне «моңа ни җитми инде тагын» дип без үк эчтән әрләмибезме? Куштаннарны без үк үз куеныбызда үстермибезме?

Алисә Сабирова

«Шәһри Казан»,  14.11.2017