Татарча Русский English

Бүген Кәрим Тинчурин театрында премьера булачак («Татар-информ» МА)

Бүген 18:30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Хәй Вахит әсәре буенча куелган “Яшерен эзләр” спектакленең премьерасы булачак. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе премьера алдыннан спектакльдә уйнаучы артистлар һәм әсәрнең режиссеры Резеда Гарипова белән сөйләшеп кайтты, соңгы репетицияне тамаша кылды.

AI3I8770

“2018 елда драматург Хәй Вахитның тууына 100 ел, ә вафатына 40 ел. Бу даталарны мин режиссер буларак билгеләп үтми булдыра алмадым, — ди Резеда Гарипова.- 1950-1960нчы елларда аның әсәрләре буенча куелган спектакльләр татар театрлары сәхнәсеннән төшмәде. “Яшерен эзләр” пьесасы 1956 елда язылган. Шул ук елны аны Күчмә театрда режиссер Кәшифә Тумашева сәхнәләштергән. Димәк, моннан 60 ел элек куелган спектакльне кабат сәхнәгә кайтардык. Ул сәхнәгә кайтырга лаек. Дөрес, драматургның башка көчле әсәрләре арасында “Яшерен эзләр” ничектер югалыбрак торды. Әсәрдә гаилә мәсьәләләре үзенчәлекле чагылыш таба. Геройлар барысы да аңлаешлы һәм алар яши. Хәй Вахитның теле ихлас һәм чиста. Мин аны совет язучысы түгел, ә чын татар драматургы дияр идем. Образлары кызыклы, аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәте җәлеп итеп тора. Әсәрнең идеясе бүгенге көндәге актуаль мәсьәләләргә аваздаш”.

AI3I8782

 Мелодрамада Татарстанның халык артистлары Зөфәр Харисов, Илгизәр Хәсәнов, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Зөлфия Вәлиева, Ирек Хафизов, шулай ук театрыбызның яшь артистлары Зөлфәт Закиров, Гүзәл Галиуллина, Ландыш Ибәтуллина һәм Лилия Камалиева катнаша.

Артист Зөлфәт Закиров “Яшерен эзләр”дә газет редакторы образын башкара. “Бу минем беренче тискәре образым, — диде Зөлфәт Закиров. – Героем Борһан Хуҗин үзенең редакторлык вазифасыннан файдаланып, кешеләр белән идарә итә. Максаты тирә-юньдәгеләрне оста файдаланып тагы да югарырак түрә булмакчы. Бүген дә журналистларны дүртенче хакимият диләр бит. Хәзер инде теләсә кем үз сүзен интернет аша да әйтә ала, ә совет заманында мондый күренеш юк иде. Образымны тудырганда редактор, журналистлар белән якыннан аралашырга туры килмәде, шулай да күзәтүләрем булды.Бүгенге көндәге журналистларның кайбер сыйфатларын сәхнәдә күрсәтергә тырышам. Журналист шундый кеше инде ул, әгәр дә бер теманы ачасы килә икән, ул теләсә нинди алымнарны куллана. Дөресен әйтәм образым катлаулы булды”.

AI3I8828

Театрның яшь артисты Гүзәл Галиуллинага режиссер Айсылу ролен тапшырган. “Спектакльдә 1958-1960 еллар сурәтләнә, — ди Гүзәл Галиуллина. – Ул чор кешеләре бүгенге көннекеннән аерылып тора. Аларның тормышка карашлары, гаделлек сыйфатларнына мөнәсәбәтләре кызыклы. Минем героем да дөреслек өчен көрәшүче, азрак беркатлырак булса да, чын кеше. Шундый характерлы образ башкаруым үземә дә ошый. Туры сүзле кешеләр хәзер алай күп түгел”.

Татарстанның халык аритисты Зөфәр Харисов үз образын Сталинга охшатып гәүдәләндергән. Тышкы кыяфәт кенә түгел, эчке кичерешләрендә дә ул чалымнар сизелә. Совет чорындагы Исполком рәисләре шундыйрак булырга тиештер кебек тоелган аңа. “Яшерен эзләр”дәге вакыйгалар әйтерсең лә бүген бара төсле тоела миңа, — ди Зөфәр Харисов. – Монда хыянәт, нәфрәт, мәхәббәт барысы да бар. Кемгәрнеңдер башларына басып түрә булырга омтылу тасвирлана. 60 ел элек язылган әсәр булса да бүгенге көн сулышы ярылып ята. Шәхсән үзем кешеләр генә үзгәрә икән, тормыш үзгәрми дигән фикергә килдем. Хәй Вахитның “Кияүләр”ендә дә уйныйм мин. Драматургның теле искиткеч, мәрҗән үрелеп барган кебек фикер үрелеп бара. Х.Вахитның текст артында әйтәсе килгән фикере дә артистка тиз барып җитә, эчке монолог тиз тоемлана. Драматургка төгәллек хас. Үзе дә театр училищесында укыгач, театр тормышын яхшы белә.

AI3I9058

Белешмә: Режиссер Резеда Гарипова Казан шәһәрендә туган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының, режиссура һәм актерлык осталыгы факультетында РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган  сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин курсын 2010 елда тәмамлый.

К. Гинкас, Л. Додин, В Фокин, уздыра торган торган  режиссерлар лабораторияләрендә катнашкан. 2012 елдан Казан театр училищесында студентларны актерлык осталыгы буенча укыта.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия  театрында 9 спектакль куйган. К.Тинчурин, “Сүнгән йолдызлар” (2013 ел), Х.Вахит “Туй алдыннан” (2013 ел), Дж. Одари “Чиполлино маҗаралары” (2013 ел), Э.М. Ремарк “Без барыбыз да кешеләр” (2014 ел, (инсценировка авторы), Р. Габделхакова  Өзелгән яфраклар” (2014 ел), И. Юзеев “Гашыйклар тавы” (2014) ( инсценировка авторы), Ш.Хөсәенов “Чулпан” (2015 ел), (музыка һәм инсценировка авторы), Р.Мингалим “Өченче бүлмәдә эт яши”(2016) (лирик комедия), Х.Вахит “Яшерен эзләр” (2017 ел).

Белешмә: Драматург һәм шагыйрь Хәй Вахит 1918 елның декабрь аенда Биектау районы Мәмдәл авылында туган. 1934 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, театр техникумына укый башлый. Ләкин ике елдан соң техникум ябылу сәбәпле укуын өзәргә мәҗбүр булып, хәзерге Чистай районының Яңа Роман авылына укытучы булып эшләргә килә, аннары, янә Казанга кайтып, 1937–1940 елларда музыка училищесында укый. Училищены тәмамлап, бераз вакыт Республика җыр-бию ансамблендә җырчы булып эшләгәннән соң, Х.Вахит армиягә алына. Ул башта Совет Армиясе җыр-бию ансамблендә җырчы булып хезмәт итә, соңыннан, Ватан сугышы башлангач, разведчик-артиллерист сыйфатында Беренче Белоруссия фронтында барган каты сугышларда катнаша, совет гаскәрләре белән бергә Польша җирләренә хәтле сугышчан юл узган.

1945 елның ноябрендә гаскәри хезмәттән кайтып, Х.Вахит Казан дәүләт консерваториясенең теория-тарих факультетына укырга керә һәм аны 1951 елда тәмамлап чыга. 1956–1958 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда белем ала. Шул вакыттан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр профессионал язучы сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Х.Вахитның яшьлек романтикасы, йомшак юмор, лиризм белән өртелгән, композицион яктан оста корылган, кызыклы, гыйбрәтле сюжетлы, халыкчан сурәт һәм образларга бай телле әсәрләре берничә буын театр тамашачысының рухи ихтыяҗына хезмәт итте һәм хәзер дә, театр сәхнәләрендә бик еш уйналып, эмоциональ һәм тәрбияви көчендә халыкка хезмәтен дәвам иттерә. Драматург 1978 елның 7 июлендә Казанда вафат була.

Автор: Мөршидә Кыямова

Чыганак: «Татар-информ», 09.11.2017