Татарча Русский English

Премьера белән, дуслар! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген, 9 ноябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында тамашачыларга сезонның чираттагы премьерасы — күренекле татар драматургы Хәй Вахит пьесасы буенча куелган «Яшерен эзләр» мелодрамасы тәкъдим ителде. Спектакльнең режиссёры һәм музыка авторы – Резеда Гарипова. Рәссамы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Гыйльметдинов.

Мелодрамада Татарстанның халык артистлары Зөфәр Харисов, Илгизәр Хәсәнов, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Зөлфия Вәлиева, Ирек Хафизов, шулай ук театрыбызның яшь артистлары Зөлфәт Закиров, Гүзәл Галиуллина, Ландыш Ибәтуллина һәм Лилия Камалиева катнаша.

Спектакль зур аншлаг белән узды. Иртәгә, 10 ноябрьдә, премьераның икенче көне. Рәхим итегез!

☎ Касса телефоны: 8(843) 238-56-17

 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru/site/event/543

DSC_4416 DSC_4425 DSC_4469 DSC_4480 DSC_4458 DSC_4491 DSC_4404 DSC_4612