Татарча Русский English
18.30да 21.12.2017

Бер тамчы ярату

Жанр- мелодрама.

Рабигага ярәшелгән Габдрәхим, сәбәбен аңлатып тормастан, туй алдыннан эзсез-нисез юкка чыга.

Менә көннәрнең берендә Көмеш Ярга утыз ел элек ярәшелгән тәүге мәхәббәтен күрергә дип, Америкадан Рабига кайтып төшә. Ләкин аны биредә үзәк өзгеч хәлләр көткән икән… Беткән-таралган авылда нибары ике кеше – акылы зәгыйфь Зиннәт һәм Габдрәхимнең әҗәл белән тарткалашып ятучы анасы Сәмәрия карчык кына калган…

Ләкин ике көннән авылга югалган Габдрәхим дә кайтып төшә. Ләкин ялгызы гына түгел… бала көткән никахлы хатыны белән бергә…

Авторы — Нәбирә Гыйматдинова ( Тәслимә Хәләф инсценировкасы)

Режиссеры- Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН

Рәссамы- Роман МОРОВ

Композиторы- Чыңгыз АБЫЗОВ

Рольләрне башкаралар:

Габдерәхим- Зөфәр Харисов

Рабига- Тәслимә Фәйзуллина

Зиннәт- Алмаз Фәтхуллин

Сәмәрия- Әлфия Хәсәнова

Рита- Айгөл Галиуллина

Гөләндәм- Ләлә Миңнуллина

Зөләйха Хәкимҗанова

Сафуан- Әнәс Галиуллин

Сәлим Мифтахов

Спектакльнең премьерасы  2006нчы елның 28 апрелендә булды.

Спектакль 2 сәгать 10 минут бара.

Cпектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (6+)