Татарча Русский English
02.12.2017 17.00дә

Яшерен эзләр (Премьера)

Жанры — мелодрама

2018 елда драматург Хәй Вахитның тууына 100 ел тула. 1950-1960нчы елларда аның әсәрләре буенча куелган спектакльләр татар театрлары сәхнәсеннән төшмәде. Туфан Миңнуллин юкка гына: “Хәй Вахит татар театрының бөтен репертуарын үз җилкәсендә күтәрде”, – дип әйтмәгән.

1958 ел кешеләре. Алар нинди булган? Бер караганда, нәкъ безнең кебек үк, әмма шул ук вакытта алар хәзер “искелек калдыгы” дип бәяләнгән тормыш һәм мәхәббәт кагыйдәләрен югалтып бетермәгән кешеләр. Аларга сокланырга, эчтән генә бәхәсләшергә, кайвакыт исә кызганырга да була үзләрен. Кыскасы, шул чорның яшерен эзләреннән бергәләп атлап карыйк!

Авторы — Хәй Вахит

Режиссеры һәм музыка авторы – Резеда ГАРИПОВА

Рәссамы – Ленар ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Рольләрне башкаралар:

Сәгыйть Хәкимович  Булатов  – Ирек Хафизов

Мәрьям  Булатова – Ландыш Ибәтуллина

Хәкимҗан – Илгизәр Хәсәнов

Борһан  Хуҗин – Зөлфәт Закиров

Акчурин Назыйм Назыйрович – Зөфәр Харисов

Низамов – Ренат Шәмсетдинов

Фәридә  Тимерхановна – Зөлфия Вәлиева

Айсылу — Гүзәл Галиуллина

Нәфисә  Зариповна – Лилия Камалиева

Спектакль – 2 сәгать 15 минут бара.

Спектакльнең премьерасы 2017 елның 9 ноябрендә булды

Cпектакль 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (+16)

DSC_4416 DSC_4425 DSC_4469 DSC_4480 DSC_4458 DSC_4491 DSC_4404 DSC_4612