Татарча Русский English

6 ноябрь — Тинчурин театрының туган көне

Бүген 6 ноябрь – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының туган көне. Быел театрыбыз үзенең 84 еллыгын сезонның төп премьерасы — Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган “Соңгы әсәр” драмасы белән каршылый.

Тинчурин театры үзенең иҗат юлын 1933 елның 6 ноябрендә Питрәч районы Шәле авылында К.Тинчурин һәм К.Нәҗми әсәре буенча куелган “Булат бабай семьясы” спектакле белән башлап җибәрә. Шул вакыттан бүгенге көнгә кадәр — 84 ел дәвамында театрыбыз үзен яшәтүче төп көч – сез, тамашачылары белән иңгә-иң атлый. Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Бүген дә сезне безнең белән бергә булырга, «Соңгы әсәр» спектаклен тамаша кылып, шушы шатлыклы көнебезне уртаклашырга чакырабыз! Спектакль 17.00 сәгатьтә башлана. Яраткан театрыбызның туган көнен бергәләп бәйрәм итик!

 Касса телефоны: 8(843) 238-56-17

 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru/site/event/528

23172947_1699651293401669_1225080841927551706_n23172710_1699651363401662_880129860532790956_n