Татарча Русский English
18.30да 22.11.2017

Бәйрәм белән, кызлар!

Жанры — комедия.

Тормыш сюрпризларга бай. Бер көтелмәгән вакыйга үз көенә аккан гадәти тормышның бик тиз астын-өскә китерергә, җан тынычлыгын алырга мөмкин!..

Тәртипле, бернинди начар гадәтләре дә булмаган Солтанга 8 март көнне кырык яшь тула. Шул уңайдан аңа эшендә санаториягә путевка бүләк итәләр. Бәйрәм шау-шуыннан, төртмәле котлаулардан, тормыш ыгы-зыгысыннан туйган ир исә кырык яшьлеген өйдә беръялгызы, тынычлыкта каршыларга хыяллана. Шуңа да ул үз урынына санаториягә хатынын җибәрә. Ниһаять, күптәнге хыяллар тормышка аша! Ул — ялгыз! Тик… татлы мизгелләр бик тиз чәлпәрәмә килә! Тыныч үтәргә тиешле көн тынгысызга әйләнә…

Спектакль гади, көлкеле вакыйгалар аша җитди проблемалар хакында сөйли.

Драматурглары — Шамил Фәрхетдинов,   Рәшит Заһидуллин

Режиссеры — Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН

Рәссамы — Роман МОРОВ

Композиоры һәм аранжировка авторы — Чыңгыз АБЫЗОВ

Хореографы — Елена МАКРИШИНА

Рольләрне башкаралар:

Солтан — Ренат Шәмсетдинов

Роза — Миләүшә Нәҗмиева

Альберт — Сәлим Мифтахов

Эльвира — Резеда Төхвәтуллина

Римма — Җәмилә Әсфәндьярова

Шәрифә — Ләлә Миңнуллина

Луиза — Резедә Сәләхова

Марат — Рөстәм Гайзуллин

Артем Пискунов

Спектакльнең премьерасы  2008 нче елның 3 июнендә булды.

Спектакль 2 сәгать 10 минут бара.

Cпектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (6+)

DSC_0034 IMG_4902 IMG_4966 IMG_5050