Татарча Русский English

Тинчурин театры Яр Чаллыга гастрольләргә җыена

13, 14 ноябрь көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Яр Чаллы шәһәрендә гастрольләре була. Тинчуринлылар тамашачы хозурына “Назлы кияү” һәм “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” музыкаль комедияләрен тәкъдим итәчәк. Спектакльләр “Энергетик” мәдәният сараенда күрсәтелә. Гастрольләр татар театрына нигез салучыларның берсе, бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырыла. Билетлар инде сатуда, аларны Тинчурин театры сайтында һәм “Энергетик” мәдәният сарае кассасында сатып алырга була. Спектакльләребезгә рәхим итегез! Билетлар саны чикле!

☎ «ЭНЕРГЕТИК» МӘДӘНИЯТ САРАЕ: 8(8552) 70-10-93

✨ 13 ноябрь, «Назлы кияү” ✨
 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru/site/event/520

✨ 14 ноябрь, «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» ✨
 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru/site/event/521

IMG_12971 DSC_9732