Татарча Русский English

Тинчуринлылар укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, «Беренче мәхәббәт» спектаклен күрсәтте

5 октябрь — Укытучылар көне якынлаша.

Шул уңайдан бүген, 2 октябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, «Беренче мәхәббәт» спектаклен күрсәтте. Тылсымлы комедияне башкаланың Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф һәм фән хезмәткәрләре тамаша кылды.

Спектакльдән соң Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин алдынгы укытучыларны, тәрбиячеләрне бүләкләде.

DSC_7571DSC_7573DSC_7564DSC_7546DSC_7589DSC_7592 (1)