Татарча Русский English

Өлкәннәр көне белән!

Rf1oFq_tblE

Хөрмәтле өлкәннәребез!

Сезне Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Сез – безнең төп таянычыбыз, бай тормыш тәҗрибәсен, зирәклеген, белемнәрен яшәешебезне бәхетле итүгә багышлаган хөрмәтле кешеләребез. Барыгызга да рух ныклыгы, күңел көрлеге, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр, хәерле гомер телибез, алдагы көннәрегез якыннарыгыз, туганнарыгызның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп узсын, күп еллар буе яшәү көче сезнең алыштыргысыз юлдашыгыз булып калсын!

Иң кадерле, иң хөрмәтле,
Булсын җирдә өлкәннәр.
Өлкәннәрне кадерләсәк,
Тыныч булыр ил-көннәр!

Хөрмәт белән театр коллективы