Татарча Русский English

Кәрим Тинчурин — татар зыялылары өчен таяну нокталарының берсе – Эльвира Камалова («Татар-информ» МА)

Татар җәмәгатьчелеге бүген татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринны искә ала.Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган чараларның берсе бүген Казанның Архангел зиратында үтте — Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салынды, аны искә алу чарасы уздырылды.Искәртеп узабыз, Архангел зиратында 1929-1942 елларда атып үтерелгән сәяси репрессия корбаннары исемнәре уелган мемориал стела куелган. Анда бөек әдипнең исеме дә бар.

Бөек драматургны искә алу чарасында Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, К.Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Г.Камал театры музее мөдире Луара Шакирҗанова, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, театр артистлары, журналистлар катнашты.

“Изге Зөлхиҗә аенда татар халкы өчен зур югалту булган Кәрим аганы искә алырга җыелыштык. Репрессия вакытларында бик күп язучылар шушы якты дөньялардан китте. Ошбу дөньядан шундый хәсрәт белән озатылганнарның урыннары җәннәттә була”, — дип искә алу чарасын Коръән уку белән башлап җибәрде Казанның Мәрҗани мәчете имамы Ансар хәзрәт. Ул бөек драматургның якты истәлеген саклаган, аның исемен йөрткән театрга да рәхмәтләрен җиткерде.

“Безнең өчен, Кәрим Тинчурин исеме татар театрының үсеше белән бәйле. Ә анын татар театрының нигез ташы булган “Сүнгән йолдызлар”, “Җилкәнсезләр”, “Зәңгәр шәл” кебек әсәрләре беркайчан да театрлар репертуарыннан төшмәс. Салих Сәйдәшев белән иҗади дуслыкта туган музыкаль драмалары аның талантының олы һәм киң колачлы булуы турында сөйли, — дип чыгыш ясады стела янында Эльвира Камалова. – Без хәзер дә театрларга килеп, Кәрим Тинчуринның үлемсез әсәрләрен карыйбыз. Алар безнең өчен саф һавага тиң, алар хәзер дә актуаль, аларда – бөек драматургия, аларда – гаҗәеп матур, камил татар теле. Кәрим Тинчурин безнең өчен – татар мәдәнияте һәм татар зыялылары өчен — таяну нокталарының берсе. Ул үз вакытыннан алда яшәгән, ул алга карап яшәгән”.

К.Тинчурин театры директоры бөек драматургны “яртылаш кына укылган китап”ка тиңләде: “Әле аны өйрәнәсе дә өйрәнәсе, әсәрләрен куясы да куясы”, диде ул һәм бүген театрда аның “Мәрҗәннәр” әсәре буенча куелган “Соңгы әсәр” спектакленең премьерасы булуын искә төшерде.Кәрим Тинчуринны искә алу чарасы стелага чәчәкләр кую белән төгәлләнде.

Кәрим Тинчурин театрының музей мөдире Розалия Чабатова әйтүенчә, элегрәк, әлеге стела барлыкка килгәнче, чәчәкләрне Татар зиратына — Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә Тинчурина каберенә китерә торган булганнар. Чөнки Заһидә Тинчуринаның Рабит Батуллага әйтеп калдырган: “Тинчуринның кабере юк. Аңа китерәсе чәчәкләрне минем кабергә илтерсез. Без Кәрим белән бербөтен”, — дигән сүзләре билгеле.

Мәгълүмат өчен. Кичә Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Кәрим Тинчурин һәм татар театрына багышланган фәнни-гамәли конференция үтте, Татарстан Милли музеенда “Сүнмәс йолдыз” күргәзмәсе ачылды. Бүген 18.00 сәгатьтә К.Тинчурин театры фойесында Кәрим Тинчуринга бюст ачылачак. Бүген һәм иртәгә Тинчурин театры драматургның “Мәрҗәннәр” әсәре буенча куелган “Соңгы әсәр” спектакленең премьерасын тәкъдим итә.

 «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова, 15.09.2017