Татарча Русский English

Тинчурин театры яңа сезонны «Соңгы әсәр» спектакле премьерасы белән ачты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген, 15 сентябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Соңгы әсәр» спектакле премьерасы белән яңа сезонны ачты.

Татар театрына нигез салучыларның берсе, бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулган көнне, коллектив тамашачыга әдипнең моңарчы беркайчан да сәхнәләштерелмәгән әсәрен тәкъдим итте.

Драма Кәрим Тинчуринның “Утыз өч көн” автобиографик новелласы буенча куелды. Инсценировка авторы – Илһам Гали. Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. Рәссамы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы Сергей Скоморохов.

Спектакль аншлаг белән узды. Премьераны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар да тамаша кылды.

Иртәгә, 16 сентябрьдә, премьераның икенче көне була.

DSC_5116DSC_5164DSC_5141DSC_5183DSC_5169DSC_5207DSC_5254DSC_5286DSC_5374DSC_5378DSC_5358DSC_5348