Татарча Русский English

Тинчурин театры Кәрим Тинчуринның туган ягы Пензага гастрольгә җыена

Быел 15 сентябрьдә бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тула. Шул уңайдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры драматургның туган ягы – Пенза өлкәсенә гастрольгә җыена. Тамашачыларга Кәрим Тинчуринның “Назлы кияү” музыкаль комедиясе тәкъдим ителәчәк. 7 сентябрьдә әлеге спектакль Сосновоборск районы Индерка авылында, 8 сентябрьдә Пенза шәһәрендә, 9 сентябрьдә Каменка районы Кобылкино авылында күрсәтеләчәк.

“Назлы кияү” – Кәрим Тинчурин тарафыннан 1915 елда ук иҗат ителгән пьеса. Шуңа да карамастан, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр бүген дә актуальлеген югалтмый. Яшь буйдак Рәшитнең өйләнергә йөрүе турындагы хәбәрне ишеткәч, бай кияүгә кәләш сайлап, аны башлы-күзле итәргә  теләүчеләр саны шундук күбәеп китә. Вакыйгалар төенләнеше шуннан гыйбарәт. “Яңа дусларның” мәкерле  планнары инде тормышка ашам дигәндә генә,  бер көтелмәгән сәбәп белән, бар да чәлпәрәмә килә. Әлеге явыз ниятләргә каршы торучы  төп көч – чын мәхәббәт. “Бу – барыбызга да таныш темага яңа водевиль”, – дип билгеләп үтелә спектакль аннотациясендә. “Назлы кияү” музыкаль комедиясенең премьерасы  2014 елның 3 июнендә булды. Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.

             IMG_2495