Татарча Русский English

Котлыйбыз!

Untitled-171

Бүген, 6 июль, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы ХАФИЗОВА ГӨЛЧӘЧӘК ӘСГАТ кызының туган көне.

Хөрмәтле Гөлчәчәк Әсгатовна, Сезне чын күделдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар, яңадан-яңа рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!

Хөрмәт белән, театр коллективы