Татарча Русский English

Сезон ябылышы уңаеннан лотерея узды

Бүген, 29 июньдә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» спектакле белән 83 сезонны япты. Шул уңайдан тамашачылар арасында лотерея үткәрелде. Анда бүгенге спектакльгә килгән һәм тәкъдим ителгән анкетаны тутырган тамашачыларыбыз катнашты. Аларның иң бәхетлеләре театрыбыз һәм иганәчеләребез әзерләгән бүләкләргә ия булды.

lYUpCwgBoq4 qOBEXYWfwuA wh18TC0j8Oo xAvPtskdNxk