Татарча Русский English
26.08.2017 в 17.00

Назлы кияү

Жанры- музыкаль комедия.

Яшь, әмма буйдак Рәшитнең өйләнергә йөрү хәбәрен  ишеткәч, бай кияүгә кәләш сайлап, аны башлы- күзле итәргә  теләүчеләр саны шундук күбәеп китә. Һәм “яңа дусларның” мәкерле  планы инде тормышка ашам дигәндә генә,  бер көтелмәгән сәбәп аркасында, бар да чәлпәрәмә килә. Чөнки әлеге явыз ниятләргә каршы торучы  төп көч-  чын МӘХӘББӘТ…

Бу- барыбызга да таныш темага яңа водевиль.

Драматургы- Кәрим Тинчурин

Режиссеры һәм сценография авторы- Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН,  РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Композиторы- Мәсгут ИМАШЕВ, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Җыр сүзләре авторы- Гөлшат ЗӘЙНАШЕВА

Хореографы- Лилия ЗИННӘТУЛЛИНА

Хормейстеры-Алия ХӘМЗИНА

Оркестр дирижеры- Ксения МӨХӘММӘТҖАНОВА

Рольләрне башкаралар:

Рәшит-   Булат Зиннәтуллин

— Илнур Байназаров

Гөлбану- Зөләйха Хәкимҗанова

Нәгыймә- Җәмилә Әсфәндьярова

Рамазан- Зөлфәт  Закиров

Гайни- Резедә Сәләхова,

Диләрә Фәттахова

Җиһан- Гүзәл Гарәпшина

Шәмси- Миләүшә Нәҗмиева

Ильяс- Артем Пискунов

Сабир- Илфак Хафизов

Зөһрә- Гүзәл Галиуллина

Биби- Камилә Галиева

Спектакльнең премьерасы  2014 елның 3 июнендә булды.

Спектакль 2 сәгать 10 минут бара.

Cпектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (6+)

IMG_2495