Татарча Русский English

Әлфия Хәсәнова: «Театр җилкендереп яшәтте» («Ватаным Татарстан» газетасы)

Тормышның үзе шикелле тынгысыз, сабаларга хас булганча риясыз һәм тамашачысы кебек үк гади, ихтирамлы артистларның берсе ул Әлфия Хәсәнова. Нинди генә роль башкарса да, җиренә җиткереп уйный. Шул геройларының язмышы белән яши башлый. Бу аңа шулкадәр җиңел би­ре­лә, чөнки тормышта да Әлфия апа башкаларның бор­чу-шатлыкларын үзенеке итеп кабул итә бе­лә. Яраткан артисты­быз­ның әкрен генә тәгәрәгән 65 еллык гомер йомгагын бергә­ләп сүттек. Кәрим Тинчурин театрында 40 елга якын артык хезмәт куйган Татар­станның атказанган артисты Әлфия Якуп кызы белән театр, тамашачы темаларын уртага салып сөй­ләш­тек.

ХАСАНОВА А (49)

– Сүзебезнең үзеннән-үзе туган яклардан башлануы юкка түгелдер, Әл­фия апа. Хәтерли­сездер, Сезнең белән туган тө­бәгегез Сабада очрашкан идек.

 – Сандугач та үз талын мактап сайрый, дигәннәре юктан түгелдер. Безнең Чәпки-Саба шикелле матур авыл юктыр ул. Таулар, салкыннарны кертмим, җил­ләрне тидертмим дип, төр­ле яктан кочагына алган безне. Инешебез бик матур. Кечкенә генә авылда  шул­хәтле күп тәмле сулы чиш­мәләр белән беррәттән яше­ллеккә дә исең китмәле. Минем әти утырткан агачлар инде зур булган. Ишек­тән чыгуга ук, өйгә керәм-керәм дип, шаулашып үсеп утыралар. Яз  көне шомырт исеннән исерәсең, кошлар тавышын тыңлап туй­мый­сың… Әнә шулай искә алам мин авылымны. Изге урын кебек тоела ул миңа. Бик бай кеше булсам, шушы җирдә ши­фаханә төзетер идем.

– Әлфия апа, гаҗәеп матур авылыгыздан аерылу да җиңел булмагандыр. Нинди уйлар белән чыгып киттегез?

– Авылдан чыгып китү минем язмышымны хәл итә торган чор булды. Әнием – гомере буе мәктәптә укытучы булып эшләде, мине дә укытучы итәсе килде. Театр­ны бер дә өнәмәде инде. Аның каршы килүенә карамастан, мәдәният институ­тының театр, режиссерлык бүлегенә укырга кердем. Әнинең таләпчәнлеге аның укытучы булуыннан да килгәндер, башлангыч сыйныфларда ул мине дә укытты. Бик авыр булды. Үзең өчен дә, башкалар өчен дә җаваплы буласың. Телнең бөтен нечкәлекләрен яхшы белүем – әнием һәм укытучыларым Тәскирә апа Бибарцева, Мөзәххә апа Юнысоваларның тырышлыгы. Мактанмыйча әйтәм, миннән яхшы укытучы да чыгар иде. Гаделлек хисе көчле, әйбәт кенә адвокат та була алыр идем. Сәхнә сөйләме укытканда, Асия апа Хәйруллина: “Синең та­бигатьтән бирелгән сөй­ләмең бар, логикаң көчле”, – дип әйтә иде. Шулай да күңелем сәхнәгә тартылды.

– Укып бетердегез дә күчмә театрга  килдегез. Иң беренче рольдән тәэ­сирләрегез нинди булды?

– Укып бетергәч, 1978-1979 елларда Саба мәдә­ният йортында эшләдем. Бервакыт Равил абый Тумашевны очраттым, ул мине эшкә чакырды. Ул вакытта күчмә театр Кремльдә урнашкан иде. Театрга килүгә, Туфан Миңнуллинның “Кыр­­ла­рым-тугайларым” спектак­лендә катнаштым. Мөслимә ролен Ләлә Миң­нуллина уйный иде. Нәкъ Сабада уйныйсы көнне ул авырып киткән, мине тиз генә районга илтеп куйдылар. Иң беренче ролемне Саба сәхнәсендә уйнарга туры килде. Юл буе кабатлап кайттым, районнан китеп тә өлгермәгән идем әле, мине бөтенесе белә. Әнә шулай театрда артист булып эшли башладым.

– Елларны йомгак кебек урый-урый, күпме юл­лар үткәнеңне санамый да каласың. Хәзер нәрсәләр турында уйланасыз…

– Тетар өлкәсендә эшләгәч, үзебезнекеләр турында уйланам. Зур мәр­тәбәле коллективта эш­ләдем. Үз җиреңдә үзеңне хөрмәт итсәләр, артистка шуннан башка берни кирәк түгел. Шундый зур тарихлы театр артистлары, җитәк­челәре белән иңгә-иң куеп эшләвемә бик горурланам. Бик авыр чакларымда да алар ярдәмгә килде. Эшли башлаганда торырга урын булмады. Шул чакта Миң­негөл һәм Наил Шәйхет­диновлар мине үзләренә чакырдылар. Шуннан бирле туганнар күк яшәдек.

– Әлфия апа, уйнаган рольләрегездән бүген кайсын кабатлар идегез?

– “Тол хатыннар көй­мәсе” дигән спектакль озак еллар сәхнәдән төшмәде. Ул фестивальләрдә дә урын­нар яулады. Шунда мин Аида ролен уйнадым. Аның мондый монологы бар иде. “Мин гомерем буе сәхнәгә, аның утларына һәм пәр­дәләренә гашыйк булдым”. Мин дә сәхнәнең ис­ләренә кадәр яратып эш­ләдем. Театр коллективы  ул – бер гаи­лә. Туганыңа да сөйлә­мә­гән сүзне алар гына белә. Иртә белән спектакль буласы көнне йөрәк ярышка барасы ат шикелле ярсып ти­бәргә тотына. Театр­га килеп җиткәнче җил­ке­нәсең. Башта балалар бакчасына улым янына шулай йөгерә идем, аннан эшкә шулай чаба баш­ладым. Килеп кергәч, рәхәт­ләнеп сулыш алып куям. Моны аң­ла­тып булмый, аны үзең генә беләсең. Ал­лаһы Тәгалә ми­ңа үземнең яраткан хез­мә­темдә эшләр­гә насыйп итте. Зөһрә (“Урланган мәхәб­бәт”), Зәйнәп (“Җа­ным жәл түгел сиңа”), Разыя (“Американ”), Әлфия (“Мәхәббәт баскычы”), Карчык (“Алтын көз”), Халисә (“Өзелгән яфраклар”), Мария Хозефа (“Өметсез хыяллар”), Зәкия әби (“Их, алмагачлары”) – менә минем уйнаган герои­няларымның кайберләре.  Күп кенә роль­ләр гомер буе озата бара, онытылмый. Элег­рәк үзебез яшь геройлар булсак, хәзер яшьләр белән уйныйбыз, театрдан гел яшә­реп кайтабыз. Спек­такль­ләребез төр­ле тама­ша­чының зәвыгына карап әзерләнгән. Театр бинабыз якты. Тамашачыларыбыз без­гә  үзләренә яңа көч алып китәр өчен кил­сеннәр.

Автор: Рәсимә Муллаянова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 84, 10.06.2017/)