Татарча Русский English

Без барыбыз да бераз гына Кароль — Тинчурин театры “Нәүрүз” фестивалендә («Татар-информ» МА)

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Төрки халыкларның “Нәүрүз” театр фестивале кысаларында “Шашкан бабай” (“Кароль”) абсурд комедиясен тәкъдим итте. Спектакльнең режиссеры — Рәшит Заһидуллин.

Спектакль 2016 елның февралендә “Шашкан бабай” исеме белән чыкты. Театр афишаларында әле дә шушы исеме калган. Ә театрның рәсми сайтында һәм фестиваль программасында ул автор Славомир Мрожек пьесасындагы кебек “Кароль” дип атала башлаган. Театр спектакльнең әзерлекле тамашачы өчен куелуын һәм андый тамашачы нәкъ менә “Кароль”не карарга килсен өчен оригиналдагы исемнең кулланылуын әйттеләр.

Спектакльдә дүрт герой – профессор, бабай, аның оныгы һәм кыз катнаша. Бабакай белән оныгы күз табибы булган профессорга күзлек алу нияте белән киләләр. Бабайның күзләре күрә башлагач ул, ниһаять, Карольне таныячак һәм атачак. Профессорның күзлеген алып кигәч, бабайның күзләре ачыла һәм ул профессорның Кароль булуын танып ала. “Тоталь “каролизм” идеясе, Карольне һәркемдә күрү, безнең һәрберебездә күпмедер дәрәҗәдә “Карольләр” булуы әсәрдә ачык күренә. Шунлыктан “безнең һәрберебез күпмедер дәрәҗәдә “Кароль” һәм без барыбыз да үзенчә “ул” икән, бу берәребезне алып ташлап аның урынына икенчесен куеп була дигән сүз”, — дип бирелә спектакльнең аннотациясендә. Спектакльдә Зөлфәт Закиров, Алмаз Фәтхуллин, яшь артистлар Камилә Галиева белән Салават Хәбибуллиннар уйный.

Спектакль тәмамлангач, «Нәүрүз» фестивале дипломын театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллинга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкиле Рәшит Фәтхуллин тапшырды.

Искәртеп үзәбез, Казанда кичә «Нәүрүз» фестивале старт алды һәм ул 9 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген “Нәүрүз” программасында – “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының “Бүре җиләге” курчак спектакле, Саха Республикасы (Якутия) Яшь тамашачы театрының “Король үлә”, Казах музыкаль-драма театрының “Чия бакчасы” һәм П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театрының “Уяну” спектакле.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова, «Татар-информ» МА

Фото: Рамил Гали

AI3I9256 AI3I9274 AI3I9279 AI3I9282 AI3I9285 AI3I9288 AI3I9289 AI3I9301 AI3I9305 AI3I9311 AI3I9138 AI3I9168 AI3I9171 AI3I9176 AI3I9184 AI3I9189 AI3I9210 AI3I9232 AI3I9257