Татарча Русский English

Лилия Мәхмүтова: «Сәхнәдә мин яшим!» («Сәхнә» журналы)

EU9sY7sc93g

«Кызым, очкыч ватылган ахры…”

Алма агачыннан ерак тәгәрәми, диләр. Дөрес икән ул. Алай-болай тәгәрәп китсә дә яңадан үзенең куак төбенә “кайта” икән… Танылган артистлар Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларның баш баласы Лилия иҗади гаиләдә үссә дә, театр дигән тылсымлы дөньяга аяк басарга ашыкмый. Мәктәпне тәмамлагач КДУның физика-математика факультетына укырга керә. Төгәл фәннәрне әйбәт белгән кыз имтиханнарны бик җиңел бирә, репетитор белән ныгытылган белем дә ярдәм итә, күрәсең. “Нинди һөнәр үзләштерим икән?” – дип икеләнгәндә әнисенең киңәшенә дә колак сала Лилия. Ә Исламия ханымның дәлилләре көчле: “Кызым, син безгә кара. Мин дә, әтиең дә һаман юлда, гастрольләр ай буена сузыла, өйдә ике-өч көн торабыз да, тагын сәфәргә кузгалабыз. Син артист тормышына кызыкма. Ни гаилә кора алмассың, ни балаң булмас”. Ул чакта әле “тинчуринчылар” бүгенге кебек стационар театрга тиенмәгән, чегәннәр кебек авылдан авылга, районнан районга күченеп йөри. И әти-әнисенең хәлен аңламыймыни инде кыз! Алар, сеңелесе белән үзләре дә артистлар кичергән михнәтне татып үсә ләбаса. Берсендә дүртенче сыйныф укучысы Лилия ай буе дүрт яшьлек сеңелесе Ләйсән белән икәүдән-икәү генә кала. Иртән аны балалар бакчасына илтә дә, букчасын күтәреп мәктәпкә йөгерә… Ә бәгырьне өткән сагынулар? Һәр сабыйга әни җылысы, әни кочагы кирәк!

– Мин сигез айдан дүрт яшькә кадәр Югары Әлкидә – әби-бабайда яшәдем, – дип искә төшерә Лилия. – Мәрвия дәү әнигә – әни, Һидиятулла бабайга – әти дип эндәшкәч, алар сурәткә төртеп: “Юк, балам, без түгел, менә болар синең әтиең белән әниең”, – дигән. Берсендә, әнине юксынып елагач, дәү әни, төенчеккә йомырка, ипи телеме, шикәр төйнәде дә: “Әйдә, кызым, очкыч белән Казанга – әниең янына барабыз”, – диде. Капка төбенә чыгып утырдык, самолет көтәбез. Авыл өстеннән кошлар гына оча бит инде, мин ышанып көтәм икән. Озак кына торгач, дәү әни: “Әй, кызым, очкыч ватылган ахры, синең ашыйсың да киләдер”, – дигән. “Килә”, – дигән мин. Без төенчекне чишеп, үзебезнең күчтәнәчләр белән сыйланганбыз. Бүген авыл карчыгының тәрбия ысулына шаккатам. “Әниең кайталмый, гастрольдә”, – дип йөрәгемне яраламаган, самолетка сылтап юаткан. Мәрхүмәне төшемдә еш күрәм. Кайчакта “Дәү әнием, бәгырькәем, мин сине сагынам бит”, – дип елап уянам. Ике арадагы җылылык әле дә бетми. Ничек бетсен ди. Әби-бабай йортында телем ачылды, шунда тәпи йөри башладым.

7страница 1

 «Күңелемә нәрсәдер җитми…”

Университетта уку дәвам итә… Лилия дүртенче ел студент. Бәләкәйдән үк мөстәкыйльлеккә өйрәнгән кыз, туктале, матди ягымны үзем кайгыртыйм, әти-әни җилкәсендә утырмыйм дип, исәпләү үзәгенә – электрон хисаплау машинасы операторы булып эшкә урнаша. Лекцияләрдән соң туры эшенә чаба ул. Хезмәт хакы ярыйсы гына: йөз ун тәңкә. Тырыш кыз университет ашханәсендә дә эшләргә өлгерә. Нәкъ шунда ул юридик факультетта укыган Люцияне очрата. Люция дә, аның кебек, хисле, пианинода уйный, җыр-музыка ярата. Гомумән, сәнгаткә гашыйк булып чыга. Физикага “физик тартылу” сизмичә, эчтән генә янган-көйгән, тик беркемгә дә ачылмаган Лилия дустына: “Күңелемә нәрсәдер җитми”, – ди. “Нәрсәдер”, әлбәттә, театр… “Их, – дип очына күңел, – тамаша ясап сәхнәдә уйныйсы иде, уйныйсы!”

       Кызлар Язучылар берлегендә Халисә апалары белән таныша.

 – Халисә апа кыска-кыска драма әсәрләре яза иде. – Лилия иҗатка якынайткан мизгелләр турында сөйли. – Без бергәләшеп кечкенә генә театр төркеме оештырырга  уйладык. Яшь чак, дәртле чак. Язучылар Заһид Мәхмүди, Наил Касыймов, Фирдәвес Зарифлар белән күрештек. Скетчлар сайладык, әмма егетләрнең кайсысы: “Вакыт юк”, – диде. Кайсысы: “Миңа язасы бар”, – диде дә, төркемне ташлады. Киттек театр училищесына. Партнер буларак уйнарга озын буйлы егетләр эзлибез, чөнки безнең буй озын. 4 нче курста Илдус Фәиз, Рөстәм Юнысовлар укый иде. Һәммәсе дә безнең чамада. Шатландык. Гозеребезне әйттек, булышыгыз әле, дидек. Тик алар баш тартты. “Алда чыгарылыш имтиханнары, аннан соң без төрле театрларга таралышабыз, әнә, икенче курстагылар буш, шулар белән уйнагыз”, – диләр. “Икенчеләр”нең аудитория ишеге янында Җәвит Шакиров йөренә иде, ул безне тыңлагач, рәхмәт яугыры, хәзер, сезгә егетләр табабыз дип, сабакташларын чакырып, каршыбызга тезгән иде… Халисә апа, Люция, мин бер-беребезгә  караштык та, пырх-пырх көләргә  тотындык. “Партнерлар”ның барысы да кыска, безнең култык астыннан гына иде. Шунда мин ерактан гына үземнең булачак ирем Ренатны күреп алдым. Әгәр кемдер: “Әнә, синең ярың-парың, син аңа кияүгә чыгарсың”, – дисә, мөгаен, шаяртмагыз әле, дияр идем.

DSC_7385

Шулай итеп безнең төркем таркалды.

Ә хыял бер адым да калмыйча арттан ияреп йөри. Хисаплау машиналары ватылгач, инженерлар төзәтә-көйли. Шуларның берсе – Людмила исемлесенә техника төзек ни, ватык ни, аның эштә гаме юк, аның бөтен кайгысы: “Кич белән ашарга нәрсә пешерим икән?” Көн саен бер үк сүз кабатлангач, Лилия: “Минем дә, шушы хатын кебек, башымда ашау-эчү хәсрәте генә булыр микән? Нигә мин, җүләр, радиофизик һөнәренә укыйм икән?” – дигән куркыныч уйлар туа. Хезмәттәше дә аны куәтләгәндәй: “Лилия, син киләчәктә монда эшләрсеңме инде? Кирәкме инде бу эш сиңа?” – ди. “Әти-әниең кемнәр соң? – дип сораша һәм артистлар дигәч гаҗәпләнеп: “Алайса, нишләп бездә гомереңне уздырасың!” – ди.

  “Мин сәхнәдә яшим!”

 Адәм баласының күңелендә дә яшерен вулкан бар. Ул җыела-җыела да, кинәт шартлый. Дүрт ел дәверендә, кысып, тыеп, бастырып килгән хыял вулканы Лилия Хәлил кызының йөрәгеннән үк атыла. Дүртенче курста кышкы сессияне япкач, ул университет белән хушлаша. Булды! Артка чигенү юк, максат бер генә – театр. Исламия ханым ахыр чиктә ризалаша, әмма катгый итеп: “Имтиханнарга үзең әзерлән, үзең йөр, Исламия кызын төртеп кертте, димәсеннәр”, – ди. Үҗәт кыз яттан этюд, мәсәл, шигырьләр өйрәнә, Илдар Хәйруллин җыйган комиссия аның талантын бәяләп, икенче курска ук кабул итә. Ниһаять, читтәге “алма” әкрен генә агачына якынлаша: Мәхмүтовлар гаиләсенә тагын бер артист өстәлә. Театр училищесыннан соң Лилия дә К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында уйный башлый. Иң әүвәл ул Илдар Юзеевның “Минем әти мировой” спектаклендә Рева ролен башкара. Миләүшә (“И машина, машина, җитте минем башыма“, Р. Вәлиев), Гөлшаян (“Гөлшаян”, М.Әмир), Зәлифә (“Айгөл иле”, М.Кәрим), Фәридә Рәисовна (“Эх, алмагачлары!”, Ш. Фәрхетдинов), Розина (“Фигароның өйләнүе”, П.Бомарше), Резидә ( “Резидәкәй”, Ш. Мәҗит), Хәлимә (“Башмагым, Т.Гыйззәт), Гөлбанулары (“Хуҗа Насретдин”, Н.Исәнбәт) белән тамашачы йөрәгенә юл салган артистка әнисе – Исламия Мәхмүтова тарафынан язылган “Мәхәббәт чишмәсе”, “Син бит минем бергенәм…”, “Күрәсем килгән иде…” кебек пьесаларында тагын да яңа яклары белән ачыла төште. Лилия рольләрне беренче яисә икенчегә бүлми: аңа һәммәсе дә якын. Һәммәсе дә күңел җылысы белән өретелә. Әйтик, Зәмзәмиядән (“Мәхәббәт чишмәсе”) башка спектакль төссезләнер сыман тоела. Элла Васыловна  (“Күрәсем килгән иде…”) роле өчен 2012 елда “Тантана” театраль премиясенә лаек булды. Хикмәт осталыкта шул! Һәр уен артистның талантына бәйле. Кайчакта икенче пландагы образ “беренче”не күмеп китәргә мөмкин.

       Әгәр сәнгать кешесе: “Мин иҗатымнан канәгать дисә”, – без аңа шикләнеп карар идек. Татарстанның атказанган артисты Лилия Хәлил кызы театр белән бәйләгән язмышымнан разый дияр, ләкин 26 ел сәхнәдә каһарманнар белән бергә  шатланган-кайгырган, борчылган-дулкынланган ханым: “Мин биектә!” – дип масаймас. Камиллекнең чиге юк дигәндәй, иҗат ул нокта төртеп сөйләшкәнне өнәми, иҗат артында өтерләр генә куела… Дәвамы бар дигән ишарә белән. Заманында күбрәк кыз-кыркыннарны уйнаган Лилия җиңел генә “әниләр”гә күчте, “әниләр”дән соң “әбиләр” статусын алды: мәсәлән, “Сүнгән йолдызлар”да Гөлнур карчыкны бик килештереп уйнады.

– Мин әлеге күчешкә әзер түгел кебек идем, – ди артистка. – Әмма режиссер Резеда Гарипова: “Сезнең белән 15-16 яшьлек театр училищесы шәкертләре уйный, алар өчен сез әби бит инде”, – дип, шаяртып әйткәч, үз-үземә: “Үпкәләмә, эшлә”, – дидем. Әгәр мин киреләнеп утырсам, үсештән туктар идем.

       Әти-әнисе кебек Лилияне дә тиң пары белән театр кавыштыра. Ире – Татарстанның  атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов та “Тинчурин”да эшли. Гаилә хәлләренә килсәк, анысы да түгәрәк: уллары Ришат Казан милли тикшеренү технология университеты (КХТИ) студенты. Егет программист һөнәрен сайлаган. “Алма” исә үз куагыннан шактый ерак төшкәнгә охшый…

       “Мин сәхнәдә уйнамыйм, сәхнәдә мин яшим!” – ди Лилия Мәхмүтова. Артист йөрәгендә иҗат уты кабынса, ул гомер буе сүнми-сүрелми икән шул.

Нәбирә Гыйматдинова, «Сәхнә», май, 2017