Татарча Русский English
11.11.2017 17.00дә

Эх, алмагачлары!

Жанры- комедия

Алмагач иле авылы халкы зур түземсезлек белән Президент килүен көтә! Чөнки аларга яңа клуб ачылу тантанасына һичшиксез үзе киләчәк дип вәгъдә иткәннәр. Бу вакыйга берәүне дә битараф калдырмый. Шунлыктан барлык авыл халкы шау-гөр килеп бәйрәмгә әзерләнә. Көн-төн репетиция ясыйлар, биюләр кабатлыйлар, өч телдә җыр өйрәнәләр, хәтта авылның үз фокусчысы да табыла. Тик, менә бәла… әлеге тантаналы чарада кем беренче булып чыгыш ясар? Ветераннармы, авыл яшьләре яки көтелмәгән шәһәр җырчыларымы? Мондый бәхет кемгә  тәтер? Бу иҗади бәхәстә кем җиңәр, яңа клуб ачылышына Президент килерме-юкмы – сез боларның барысын да “Эх, алмагачлары!” музыкаль комедиясен карагач үзегез белерсез. Спектакль бик күп халыкчан юмор белән сугарылган һәм анда бик күп биюләр, таныш җырлар бар.

Спектакль төрле яшьтәге тамашачылар өчен тәкъдим ителә һәм аны гаилә белән дә килеп карарга мөмкин.

Әлеге тамашада Кәрим Тинчурин театры йолдызлары катнаша.

Якты һәм ачык төсләргә мул сәхнә бизәлешен рәссам Наилә Кумысникова иҗат итте.

Искиткеч күңелле, мавыктыргыч әлеге спектакльне исә сәхнәгә театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин куйды.

Драматургы- Шамил Фәрхетдинов

Рәшит Заһидуллин

Режиссеры- Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН,  РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Рәссамы-Наилә КУМЫСНИКОВА, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Инструменталь ансамбль җитәкчесе- Ксения МӨХӘММӘТҖАНОВА

Хормейстеры-Алия ХӘМЗИНА

Хореографы- Лилия ЗИННӘТУЛЛИНА

Рольләрне башкаралар:

Салих бабай- Зөфәр Харисов

Мирсәет Нәсыйхович- Сәлим Мифтахов

Әхмәтҗан бабай- Нуретдин Нәҗмиев

Хупҗамал әби- Ләлә Миңнуллина

Зәкия әби- Әлфия Хәсәнова

Нурзадә әби- Зөләйха Хәкимҗанова

Бибисара- Люция Галләмова

Таһир- Булат  Зиннәтуллин

Зөһрә- Гүзәл Галиуллина

Хәйбуш- Илгизәр Хәсәнов

Халидә- Гүзәл Гарәпшина

Рәис Илдарович-  Илфак Хафизов

Фәридә Рәисовна- Лилия Мәхмүтова

Илдар Фатыйхович- Алмаз Фәтхуллин

Мөдәррис Әхәтович- Харис Хөснетдинов

Рустик- Рөстәм Гайзуллин

Илюша (Илһам)- Илнур Байназаров

Галимҗан- Ирек Хафизов

Зифа Мөдәррисовна- Камилә Галиева

Күмәк сәхнәләрдә театр артистлары катнаша.

Спектакльнең премьерасы  2015 елның 5 маенда булды.

Спектакль 2 сәгать 20 минут бара.

Cпектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (6+)

img_6968 img_9097 img_9255