Татарча Русский English

Тинчурин театры «Язгы игелек атнасы — игелекле эшләр эстафетасы»на кушылды

17-25 апрельдә Татарстанда «Язгы игелек атнасы — игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе үткәрелә. Аның беренче көне «Ветераннар янәшәдә яши» дигән шигарь астында узды. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры да әлеге акциягә кушылды. Кичә, 17 апрельдә, аның кысаларында Казанның «Мәңге яшисе килә» ветераннар клубы вәкилләренә Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган «Мәхәббәт баскычы» комедиясе күрсәтелде. Спектакль төгәлләнгәннән соң, ветераннарга театрда төшкән күмәк фото истәлек итеп тапшырылды.

DSC_1543 (2) DSC_1505 DSC_1562 DSC_1570