Татарча Русский English

«Иҗат» тапшыруы Исламия Мәхмүтова белән иҗади очрашу турында

20 мартта ТР Милли китапханәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова белән иҗади очрашу булды. «Яшәү рәвеше — театр» дип исемләнгән әлеге мәдәни чарада Исламия ханымның якыннары, хезмәттәшләре һәм күпсанлы тамашачылары катнашты.