Татарча Русский English
18.30 сәгатьтә 21.06.2017

Алтын көз

Жанры — комедия

Кеше тормышы да, табигать төсле, төрле фасыллардан гыйбарәт. Ямьле язлар һәм җылы җәйләрдән соң, адәм баласы алтын көзгә аяк басканын сизми дә кала.

Агач әзерләү пунктында бердәнбер кеше яши торган йортта, карт белән карчык гомер кичерә. Алар тормыш сукмагыннан иңне-иңгә куеп, 50 ел бергә атлаганнар. Менә алар, ялгыз хат ташучы хатын белән берлектә, үзләренең алтын туйларын билгеләп үтәргә җыеналар. Ләкин мәхәббәт бәйрәме, әлеге әсәрнең өч каһарманы өчен дә уртак булган ялгызлык бәйрәменә әйләнә.

Нечкә юмор, традицион халык лирикасы, иң мөһиме күңел күтәренкелеге һәм яшьлек дәрте белән сугарылган әлеге “Алтын көз” спектакле, сәхнә осталарының ачыктан-ачык сөйләшүе аша, тамашачыларга гомер көзенең ни икәнен бәян итә.

Драматургы — Шамил Фәрхетдинов, Рәшит Заһидуллин

Режиссеры — Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН

Рәссамы — Наталья ПАЧКОВА

Рольләрне башкаралар:

Карт — Илгизәр Хәсәнов

Карчык — Әлфия Хәсәнова

Хат ташучы хатын — Люция Гәлләмова

Автор исеменнән —  Булат Зиннәтуллин

Зөлфәт Закиров

Спектакльнең премьрасы 2013 елның 9 октябрендә булды.

Спектакль 1 сәгать 55 минут бара.

Cпектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә (6+)

DSC_4663DSC_4730DSC_4808DSC_4815DSC_4822DSC_4831DSC_4860