Татарча Русский English

Люция Галләмова: «Үкенә белмим, шәкер итеп яшим» («Ватаным Татарстан» газетасы)

Уендагысын уеп сала. Шуның белән мактала да, кыен хәлдә дә кала. Ләкин беркайчан да кире чигенми. Татарстанның атказанган артисты Люция Галлә­мова – әнә шундый зат.

WSre46hotWU

– Беркайчан да борчылуы йөзенә чыкмас, гел елмаеп йөрер, диләр сез­нең хакта хезмәт­тәш­лә­регез. Лә­­кин тормышта агы янын­да карасы була. Ничек бирешмисез, үзе­гезне ничек гел тонуста тотасыз?

– Соңгы вакытта Скандинавия адымнары белән йөри башладым. Күнек­мә­ләр ясыйм, яңа көнгә кичәге мә­шәкатьләрне, авыр сүз, борчуларны алып чыкмыйм. Тумыштан шундый мин. Тормышымда да, иҗатымда да нинди генә хәлләр булмады, барысы да үтә дип яшим. Мин шул мизгелендә генә борчылам, шул секундында гына дерт итеп кабынам да аннары тынычланам. Нәрсә генә кил­сә дә, бу бит әле соңгы көн, соңгы кичереш түгел дип, түгәрәкләп куям. Иң мө­һиме, үземне, балаларны сә­ла­мәт­лектән аермасын. Кү­ңел тө­шенкелеге, депрессия – минеке түгел. Иң рәхәт җир – туган нигезем. Анда хәзер беркем дә көтми инде, ләкин без – туганнар өйне карап, тәр­­типтә тотарга тырышабыз. Кайтып ке­рәм, рәхәтлә­неп өйне җыешты­рам, аннары ише­г­алдындагы кычытканнарны кырырга керешәм. Мулла абзый, синең авылга кай­туыңны әллә кайдан шәй­ләп була, ихата ти­рәсе ялт итеп тора, кычыт­канның әсә­ре дә калмый, ди торган иде.

– Турысын әйтергә яратасыз, димәк, дәшми калмыйсыз…

– Әле менә юбилеем белән котлап, өлкән артистыбыз Земфира апа Досаева шалтыратты. Минем кебек булма, дәшми калырга өйрән, дип киңәшләрен бирде. Мин моны соң аңладым, ди. Аны алтмыш яшендә пенсиягә озаттылар. Чөнки гадел, уйлаганын чатнатып әйтә иде. Мин дә үз фикеремне әйтми­чә калмыйм. Ләкин хәзер җай­лап әйтергә өйрән­дем.

– Беренче ролегез А.Ма­каенокның “Трибунал” әсә­ре буенча куелган спек­такльдә Зина роле булган. Сәхнәгә җиңел аяк­тан атладыгызмы, сәх­нә бәхете булдымы?

– Бик җиңел роль булды ул. Әтисенең яраткан кызын уйнадым. Ә менә мине таныткан, уңыш китергән ролем Аяз абый Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Шикәрем син, балым син” спектаклендә Сәрвиназ булды. Аны әле дә “ТНВ” каналыннан еш күр­сәтәләр. Әллә шуңамы, кибет­ләрдә, әнә Сәрвиназ килә дип, танып алалар. Сәхнә бә­хетенә килгәндә, теле тик тормаган, белергә омтылган, эз­ләнгән артистны бик өнәп бетермиләр. Чөнки андыйлар бөгелергә дә, күз йомарга да теләмиләр, бәхәс­лә­шәләр. Равил абый Тумашев белән аңлашыл­маучылык бик булмады. Ул табигате буенча тыныч, йомшак кеше иде. Аннан Дамир Сираҗиев белән эш­лә­дем. Ә Рәшит Заһидуллин мине типаж итеп кулланды, характерлы роль­ләр бирде. Әмма безнең аның белән бәхәсле роль­ләребез дә булды. Кайсы рольдән үзем баш тарттым, кайсыннан ул мине үзе алды.

– Нинди роль иде ул?

– Мансур Гыйләҗевнең “Баланың баласы балдан татлы” спектаклендә депутат Рәмзия роле ул. Җиде тапкыр уйнаганнан соң, ул мине, үз ролен яратмый, дип әйт­кән, ә мин хәзер дә шул образны сагынам.
Режиссерларга яшь артистлар белән эшләве җи­ңел­рәк. Алар техниканы яхшы белә, мәгълүматны тиз таба, музыкаль, уен коралларында уйныйлар, активлар. Өлкән буын салмаграк, аларга әзер­лек вакыты да, эзләнү дә күб­рәк кирәк. Чөнки алар һәр рольне күңел аша үткәрә, бө­тен барлыгын куша. Шуңа кү­рә өлкәнрәк артист сәхнәгә чыгып басуы белән генә дә атмосфера тудыра ала. Безнең буын уйнамый ул, сәхнәдә яши. Дөрес, тормышта да, сәх­нәдә дә уйнаучылар бар.

– Яшь чакта яшәргә өй­рәнәсеңдер генә әле ул?

– “Ефәк баулы былбыл кош” (Аяз Гыйләҗев) спек­так­лен инде ничәнче кат уйнасак та, сәхнә кырыеннан китмичә тыңлап утырам. Ә бит артист пауза арасында ял итәргә тырыша. Бу спек­такльдә мин яшь чакта Шифанны, хәзер усал килен Хурияне уйныйм. Шифанны күзәтәм дә, бу кыз образын бөтенләй аңла­мый­ча уйнаганмын икән, дим. Менә бу бала да аңлап уйнамый инде. Тоемлау, аңлау эшли-эшли генә килә. Режиссер аңлатуы бер нәрсә, үзең төшенү, кале­беңне салу – бөтенләй икенче. Кызганыч, сәхнәдә яши белә торган артистлар бик сирәк хәзер. Тамашачыга исә ихласлык кирәк. Юкса спектакль кыска гомерле була. Мин катнашкан спек­такль­ләр, шөкер, озын гомерле булды. “Тол хатыннар көй­мәсе”, “Син бит минем бер­генәм”, “Гайфи бабай, өйлән давай” – барысы да репертуардан бик озак төшмәде.

– Тинчурин театры коллективын юлда йөри торган халык дип кабул итә­без. Юлда төрле хәл­ләр була торгандыр.

– Элеккеге белән чагыштырганда тамашачының үз­гәрүен күреп шаккатам. Элек театр килә дисәләр, ничек тә күреп калырга омтылган халык хәзер юк инде. Залда яшьләр дә күп түгел. Ләкин шунысы бар: берара спек­такльләрне гел хатын-кыз карады. Хәзер парлап киләләр. Ир-атлар спектакльләрне матуррак та карый әле.

– Читтәге татарларда тел мәсьәләсе ничек тора? Спектакльләрне колакчын белән тыңлаучы­лар күп­ме?

– Өлкән буын телнең бө­тен үзенчәлекләрен саклаган. Аларга сокланып туймаслык. Аларның балалары да татарчаны яхшы аңлый әле. Ә менә өченче буын вәкилләре арасында, без татарча аң­лыйбыз, лә­кин сөйләшә белмибез, дию­челәр байтак. Лә­кин шул­хәт­ле телне өй­рә­нергә тырышалар, спек­такль­ләрне карап, яңгы­рашны отып калырга омтылалар. Мин төбәкләр белән Бөтендөнья татар конгрессы яхшы элем­­тәдә дип уйлыйм.

– Язмышыгызда сайлау мөмкинлеге булган. Фи­лармониядә эшли башлагансыз, театрга кил­гәнсез. Нишләп эстрадада калмадым икән дип, уйланган чак­лар буламы?

– Сайлаган юлым өчен беркайчан да үкенгәнем булмады. Филармониядә үзе­мә иҗади канәгатьлек ала алмаганга театрга килдем. Хатын-кыз алып баручылар өчен текстлар аз, кабатлану өчен уңайсызлана идем. Әйтик, бер артист белән кайтып керәсең, ир­тәгәгә сине шул ук җиргә башка артист белән чыгарып җибәрәләр. Анда шул ук тамашачы, ә синең ре­пер­туарың шул ук диярлек. Читен иде миңа. Юлым барыбер театрга китерде. Монда иҗат рәхәтлеге, әм­ма матди кысанлык. Фи­лар­мо­ниядә хезмәт хакым 450 сум иде, монда оклад 100 сумны тәшкил итте. Театрга килеп кергәндә кием­нәрем фырт булса, ике елдан соң минем дә хәлем артистларныкы бе­лән тигез­ләнде. Филар­мо­ния­­дә эшләү театрга кил­гән­дә зур тәҗрибә булды. Ва­фирә Гыйззә­тул­лина, Венера Шә­рипова, Гали Ильясов, На­җия Теркулова, Зәбир Җаб­баров, Нә­фисә Васыйлова кебек шә­хесләр миңа сәхнә сабак­ларына да, тормыш сабак­ларына да төшендерде. Мәскәү сәх­нәләре аша чарланып кил­гәч, күчмә театр­да мин инде тамашачыны ничек тотарга кирәклеген белә идем. Эстрада – чыныктыра торган җир ул. Анда коллектив юк, ә театр­да коллектив бар. Син үзең­не гаиләгә килеп кергән кебек хис итәсең.

– Авылда театрга китү теләгегезне аңлады­лар­мы? Ул якларда театр юк иде дә бит әле.

– Әти бу дөньядан кит­кәнче, юньле эшкә дә урнаша алмадың, дип кабатлады. Ул минем авыл хуҗа­лыгы институтын тәмамлап, авылга колхоз рәисе булып кайтуымны өмет иткән иде. Әни килеште. Кечкенәдән каршыбыздагы клуб тирә­сендә бө­те­релгәч, иҗтима­гый эш­ләрдә актив катнашкач, юлымны шул ти­рәдән сайлаячагымны си­зен­гән­дер, кү­рәсең. 17 яшемдә ничек авылдан чыгып киттем, шулай мөс­тә­кыйль тормышка аяк бастым. Фатир өчен түләргә, өс-башны карарга ике җирдә идән юдым, әти-әни 3-5 сум акча, итен, яшел­чәсен биреп җи­бәрә ала иде. Гап-гади ке­ше­ләр гаи­ләсендә үстем, ба­ла-чага күп идек, кеч­кенәдән үзеңә генә таянырга кирәклекне белә идем. Иң олы бала болай да җавап­лылыкны тоеп, белеп үсә ул. Хәзер дә барысын җыйнап, оештырып торырга кирәк.

– Остазыгыз Шәхсә­нәм апа Әсфәндиярова­ның сез­гә сеңеп калган иң зур сабагы нинди иде?

– Мин Марсель абый Сә­лимҗановта, Шәхсәнәм апа Әс­фәндияровада укыдым. Марсель абый кырыс, Шәх­сәнәм апа безгә әни назын бирә торган бик ягымлы зат иде. Озын, калын чәч­ләрең, кабарынкы иреннәрең – синең байлыгың, үскәнем, дия иде. Фатир таба алмаганда аңарда кунып яткан чак­лар да булды. Ул бөте­не­безне сыйдыра иде. Безгә, кызлар, сез булачак артисткалар, бер­вакытта да урамга үзе­гезне карамыйча чыкмагыз, дия иде. Мин авылда да урамга чәчемне, йөземне тәр­типкә китермичә чыкмыйм. Шаһ апаның, ар­тист­ның гомере тиз уза, пәрдә артында калуга әзер булыгыз, дигәне дә онытылмый. Без укыганда аның роль­ләре сирәк иде. Ул бөтен көчен укытуга салган иде. Аның өчен борчыла идек, әмма Шаһ апа үзен тыныч тотты, сәхнәдә күренмим дип бәр­гәләнмәде. Мин дә үземне тыныч тотам. Бүген репертуардагы алты спек­такльдә ролем бар. Алтмыш яшьтә бу кадәр роль уйнау әйбәт инде ул.

Әңгәмәдәш — Гөлинә Гыймадова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 32, 07.03.2017/)