Татарча Русский English

Люция Галләмова: «Бөтен барлыгым белән театрда» («Шәһри Казан» газетасы)

001

Моннан ун ел элек Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмованың Камал театрында узган 50 яшьлек юбилеенда булган идем мин. Бу әңгәмәдә ул юбилей хакында бераз сүз булыр әле. Сәхнәгә Люцияне котларга чыккач,  Камал театрының ул чактагы директоры Шамил Зиннурович Закиров әйткән сүзләр хәтеремдә: “Люция гомерен театрга багышлаган, театр дип яши торган кеше. Аның башка тормышы юк. Юбилеен татарның төп театры булган Камал театрында уздырырга аның татар артисткасы буларак хакы бар», — дигән иде ул.   Артист хакы дигән сүз —  нинди зур һәм матур сүз бит. Чынлыкта, бер театр артистының икенче театр сәхнәсендә юбилей уздыруы гадәти хәл түгел. Театр дөньясына якыннар бу хакта белә инде. Ләкин, очрагына карап –  мөмкин хәл икән… Шамил Зиннуровичның киң күңеленә мәдхия булып минем күңелдә әле дә яши бу очрак. Әлбәттә Люция хәтерендә дә яши ул…

- Люция, син шундый хатын, башкаларда тыныч, проблемасыз узган юбилейлар, синдә һәрчак көтелмәгән борчулар, мәшәкатьләр, киртәләр белән уза. Моннан ун ел элек, 50 яшьлек юбилеең вакытында Тинчурин театрында янгын чыгып, ул ремонтка ябылган иде. Инде бу юбилееңда — кичәңә тәгаенләнгән “Алтын көз” спектаклендәге партнерың Тимер Зиннуров  капыл вафат булды…

50 яшьлек юбилеемны, үзебезнең театр ремонтта булу сәбәпле башта кичерергә дә уйлаган идем, директорыбыз Фәнис Мөсәгыйтов ул чакта “Юк, кичермибез, берәр җай эзлибез”,- диде. Бервакыт ниндидер бер чарада урыным Камал театрының ул чактагы директоры Шамил Зиннурович Закиров белән янәшә туры килде. Әлеге дә баягы юбилей темасына кагылгач, Шамил Зиннурович: “Мин сиңа театрны бирәм, Люция, безнең театрда уздыр”, — диде. Алланың рәхмәте яусын аңа, матур гына узды ул юбилеем. Инде быелгы 60 яшьлек юбилеем әзерләнеп беткән иде. Тынычлап көтеп йөрим. Кадрлар бүлегеннән Тимернең вафатын әйтеп шалтыраткач, үземә дә чак кына инфаркт булмады. Тимер Зиннуров гаиләсе белән озак еллар дус булдым, беренчедән якын дустымны югалттым. Исәннәр бит инде яшәргә тиеш,  юбилей спектакле ни эшләр дип тә борчылдым инде. Бу юлы режиссерым Рәшит Заһидуллин: «Борчылма, Люция, спектакльне алмаштырмыйбыз. Ролең уңышлы, спектакльгә Илгизәр Хәсәновны кертәбез», — диде. Берничә атна туктаусыз репетиция ясадык, Аллага шөкер, спектакльне алыштырырга туры килмәде. 25 февральдә  юбилеема багышлап  уйныйбыз инде.

- Сине күпләр бары театр актрисасы итеп хәтерли. Ләкин биографияңдә Татар филармониясе белән бәйле еллар да бар бит.

Әйе, бар. Училищеда мин Марсель Сәлимҗанов белән Шаһсанәм Әсфәндиярова курсында укыдым. Сәхнә теленнән Асия апа Хәйруллина укытты. Без укырга кергән елны барлыгы 280 кеше килгән иде, 24 кешене алдылар.Укуны тәмамлаганда 18гә калдык. Хәзер театрда безнең курсны тәмамлаган 3 кеше калды –  Илгизәр Хәсәнов, Әсхәт Хисмәтов һәм мин. Башкалар төрле сәбәпләр белән театрлардан китеп беттеләр. Икенче курста укыганда ук мине филармониягә конферанс итеп чакырдылар. Филармониянең алып баручылары  Туниска бик мөһим чарага киткәч, концертлар алып барырга кеше кирәк булды. Мин инде мәктәптә укыганда ук интермедияләр, шигырьләр сөйли идем. Әзер материал белән яхшы гына эстрадага кереп киттем. Укып бетергәч  ике җирдән – Татар дәүләт филармониясеннән һәм Әлмәт драма театрыннан чакыру алдым. Мин, әлбәттә инде, Казанда, филармониядә калдым. Вафирә Гыйззәтуллина  бригадасында эшли башладым. Аның белән бер ел эшләдем. Әлфия апа Авзалованың алып баручысы Рәшит  Сабиров  университетта дәүләт имтиханнары бирергә киткәч, Әлфия апа бригадасында эшләп алдым. Бу да миңа бик зур сабак һәм тәҗрибә булды. Соңрак Венера Шәрипова, Гали Ильясовлар белән эшләдем. Нинди шәхесләр.

- Шулай да филармония стажын, никтер, өч елдан артмаган.

Күчмә театрда эшләгән Рәүф абый Зәйнуллиннны очраттым да, ул миңа: «Люция, син ни эшләп эстрадада йөрисең? Син бит театр артисты», — диде. Ул елларда филармониядә эшләү җиңелләрдән түгел иде. Җитәкчеләр көчле, артистлар составы көчле, ә менә хатын – кыз алып баручылар өчен репертуар юк дәрәҗәсендә. Шул чакыруның «кулы җиңел» булды, мин ул чакта әле Кремльдә урнашкан Күчмә театрга килдем. Режиссер Равил Тумашев мине башта «Трибунал» спектакленә «ввод»ка кертте. Соңрак Аяз абый Гыйләҗев «Шикәрем син, балым син» әсәрен алып килде.  Равил абыйның миңа башта бик исе китмәде, аның үзенең яраткан, ышанган артисткалары  бар иде.Тәслимәгә ул бу әсәрдә Сәрбиназ ролен бирде, ләкин Тәслимә рольдән баш тартты да, ул роль миңа эләкте. Минем уңышларның күбесе, әнә шулай, очраклылыктан тора. Шул  спектакльдән соң мин Аяз абыйның яраткан артисткасына әйләндем. «Ефәк баулы былбыл кош»та Шифан ролен ул инде махсус миңа дип алып килде. 1982 елда куелган «…былбыл кош»ны 2016 елда  театр кабат куйды. Монда инде миңа беренче куелышта Земфира апа Досаева уйнаган Хурия ролен бирделәр. Ул бик явыз образ инде, шулай да мин аны  юмор белән бераз «йомшартып» уйныйм. Земфира апа уйнаганда, авылларда гастрольдә йөргәндә  шул роле өчен фатирга кертмәгән чаклар да булды. Халык бит чын күңелдән ышанып карый.

Иҗатыңда  шактый торгынлык чоры да булды. Күп уйнаганнан соң озак ара бөтенләй диярлек уйнамый тордың. Хәзер кабат күп уйныйсың. Мондый «сикереш»ләр ни белән бәйле соң?

– Аны аңлатып була. Равил абый киткәч төрле-төрле режиссерлар белән эшләдек. Рабит батулла, Празат абый Исәнбәт, аннан  артистыбыз Зөфәр Харисов та спектакльләр куйгалады. Ике ел театрдан китеп тә тордым, кабат эстрадада, Луиза Батыр-Болгари белән Рамил Миндияр төркемендә эшләп алдым. Театрга  режиссер булып Дамир Сираҗиев  килде, ләкин ул мине актриса буларак «күрмәде». «Йөзең матур, ләкин формага килергә кирәк», –ди иде. Ә мин баладан соң ябыга алмадым, дөресе –  тырышмадым да. Укыганда ук мин үземне икенче пландагы характерлы рольләр уйнаучы актриса итеп тәгаенләп куйган идем инде. Комедияләрдә минем бик күп яхшы рольләрем булды, барысы да күңелемә ятышлы иделәр.Рольләрем азайгач аптырап тормадым үзе,  спектакльләр оештырырга алындым, өч сезон постановка бүлеге мөдире булдым. Энергиямне куярга урын табып тора идем.Соңрак Исламия апа миңа роль бирде,  бик күп «ввод» ларым булды . Күп рольләрем, шулай очраклы һәм  төрле ситуацияләргә бәйле рәвештә «эләкте». Беркемгә дә үпкәм юк, ничек кенә булмасын –  уйнаган спектакльләремнән канәгать мин. Театрыбызның яшь режиссеры Резидә Гарипова да яратты үземне, рәхмәт яусын аңа да. Рәшит Галиевич белән дә матур эшлибез, Аллага шөкер. Тыйнак апалар, әбиләр, апалар рольләрен уйнар вакыт та җитәр дип өметләнәм, көтәм дә. Минем теләк белән режиссерларның теләге бер тәңгәл килми калмас әле.

- Син усал, бозык, азгын хатыннар рольләрендә күп уйнадың. Кыяфәтең бик үк юаш булмаганыңны әйтеп торса да, аралашканда гаҗәеп ачык, хаттә кирәгеннән артык ихлас кеше син. Героиняларың өчен буяулар табып бетерү җиңел түгелдер.

Мин үземнең усал түгеллегемне, беләсеңме кайчан аңладым. Моннан 5 ел элек икенче тапкыр кияүгә чыккан идем бит мин. Шунда мин үземнең әрләшә дә белмәвемне аңладым. Мин «дөп» иттереп кистереп әйтәм дә – туктыйм, ызгышып тормыйм. «Яшь ирем» бу эшкә шулкадәр оста булып чыкты. Теле-телгә йокмый, «те-те-те-те» генә килеп тора. Автоматтан аткан кебек. Мин әйтәм дә – онытам, хөсетләнеп, ачу саклап йөрмим. Менә шул –   олыгыйган көндә үземә  капма-каршы образлы «яр» тапкан булып чыктым. Ярый инде, яхшы булды, озак интекмичә икебез ике якка киттек. Образы хәтердә калды, берәр роль уйнаганда ярап куяр. Героиняларымны да шулай – үземнең таныш кешеләрне прототип итеп алып, холыкларын өйрәнеп тудырам. Спектакль караганда күбесе үзләрен таныйлар да.

- Театрга килгән яшь артистлар сезнең буын артистларыннан ничек аерыла? Алар бөтенләй икенче калып белән формалаша.

Яшь артистлар рольләрен тиз эшлиләр, техник яктан аларга берничек бәйләнеп булмый. Алар музыкаль белемле, бииләр, җырлыйлар, грамоталары зур. Без – өлкән буын артистларга «читка» вакыты да күбрәк кирәк, образ да йөрәк аша узарга тиеш. Җаныңны суырып алып туа бит ул роль. Без элекке, Станиславский системасы буенча тәрбияләнгән буын шул. Режиссерларга яшьләр белән эшләү, әлбәттә, җиңелрәк инде, сүз дә юк. Тизлек заманасы.

- Син дә ир җилкәсе артына качып, алып кайтканны – турап, алып биргәнне – киеп кенә яши алыр идең. Ләкин   синең –  чибәр, уңган, тырыш хатынның шәхси бәхете бигрәк «киртәле»…

Беренче ирем белән аерылуны авыр еллар, 90 еллардагы кризис белән бәйлим. Ирем театрда машина йөртүче булып эшли иде. Матур гына яши идек, фатир да алдык. Акча җитмәү бәласе – ирем кирәкмәс эш,  юньсез кешеләр белән бәйләнеп,  чыгып китте. Ул чыгып качты дип тынычлык килмәде. Мине бик зур проблемалар, түләп булмаслык  әҗәтләр белән калдырды. Ул еллардагы авырлыкларымны сөйләп бетерерлек түгел. Кызым белән икәү калдык, баламның үсмер чоры иде. Иремнең әҗәтләрен түләр өчен 15 гектар җир алып, анда кишер чәчеп, ике ел бизнес белән дә шөгыльләнеп алдым. Анда миңа, шөкер,  булышучы булды, мин дә үз ягымнан, булдыра алганча бурычымны кайтарырга тырыштым.

- Хәзер кызыңның тормышы ничек?

Балам 5 яшенә кадәр әниләр янында үсте, әтисе белән гел гастрольләрдә идек бит. Аннан әтисенең китеп югалуын, авырлыкларны бергә кичердек. Акча түләп «ТИСБИ»да укыттым үзен, профессия алды. Тәртипле булды, тәүфыйгын югалтмады. Хәзер инде кияүдә, ике баласы бар – Ильяс белән Кира. Киявем безнең милләт кешесе булмаса да, кызым «яратам» дигәч –  аны да кабул иттем, каршы килмәдем.

Күңелеңдә гармония бармы?

Аллага шөкер. Рольләрем бар. Мин бит инде хәзер эшкә бирелгән кеше, театр дип яшим. Бөтен нәрсәм: белгәнем, күргәнем, теләгәнем театрда минем. Балама, баламның балаларына, «әнием» дип торган киявемә куанам. Коллегаларымны бик яратам, театрга ашкынып барам, куанып, тулы хисләр белән кайтам. Аллага шөкер, дим. Догалар өйрәнә башладым. Төренеп бетеп, тулаем дингә кереп китәрмен дип нәзер итмим. Догалар укырмын, уразалар тотармын, мөселманлык кушканча дөрес яшәрмен дип әйтә алам.

- Килгәннәр бар, киткәннәр дә күп. Үзәгеңне өзеп, сагындырып кемнәр исеңә төшә?

Иң беренче сагынган кешем – үзәгемне өзеп киткән артист Харис Төхвәтуллов. Ул шулкадәр шәп артист, шәп партнер иде мәрхүм. Театрдан киткәч, күпме кире кайтарып, ярдәм итеп карадык. Юк шул… китте. Айгөл Әхмәтова дигән матур, талантлы кызыбыз бар иде. Ул аянычлы үлем белән китеп барды. Үзәгемне өзеп искә төшә ул да. Киткән коллегаларның һәрберсен аерым-аерым сагынам…

 Әңгәмәдәш — Зимфира Гыйльметдинова