90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында драматурглар өчен “Соф(т) татарча” лабораториясе ачыла

Кәрим Тинчурин театры Габдулла Тукайның әдәби музее белән берлектә драматурглар өчен “Соф(т) татарча” театр лабораториясен башлап җибәрә. Лабораториянең максаты – татарча сөйләшүче робот катнашкан пьеса иҗат итү.

Лаборатория барышында драматурглар Тукай музеенда экскурсияләр алып баручы Апуш исемле робот белән танышачак һәм шушы робот катнашкан пьеса язачаклар.

Лабораториянең темасы – өлкән буын татар кешеләренең цифрлы техника һәм яңа технологияләр белән эш итү үзенчәлекләре һәм мөнәсәбәтләре.

Лабораториянең кураторы – режиссер Туфан Имаметдинов.

Пьесаны Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерәчәк. Спектакльнең премьерасы Тинчурин театрында аның яңа сезонында чыгачак. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Цифрлаштыру елына багышлана.

Катнашучылардан гаризалар 30 майга кадәр tinchurinteatr1933@gmail.com электрон почтасына кабул ителә. Катнашучыдан бу проектның үзенә ни өчен кызык булуы турында хат булу һәм портфолио җибәрү аеруча хуплана.

Драматургларның беренче очрашуы һәм робот белән танышуы 31 май көнне Габдулла Тукайның әдәби музеенда узачак. Шул ук очрашуда лабораториянең шартлары әйтеләчәк.

Проект нәтиҗәләре 15 сентябрьдә – Тинчурин театрының яңа сезоны ачылган көнне игълан ителәчәк.

Хөрмәтле журналистлар!

Сезне 31 май, 13.00 сәгатьтә Тукай музеена (Тукай урамы, 74) лаборатория ачылышына һәм робот белән очрашуга чакырабыз.

Очрашуда Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов һәм Габдулла Тукайның әдәби музее җитәкчесе Гүзәл Төхвәтова катнашачак.

Элемтә өчен: Гөлназ Бәдретдин, Тинчурин театрның әдәби бүлек мөдире,

 тел. 8-927-430-68-82

 

Тинчурин театрында драматурглар өчен “Соф(т) татарча” лабораториясе ачыла
Тинчурин театрында драматурглар өчен “Соф(т) татарча” лабораториясе ачыла