Татарча Русский English
18.30 сәгатьтә 20.09.2017

Кияүләр

Жанры — музыкаль комедия.

Туй алдыннан гына егет белән кыз арасыннан кара мәче үтә. Туйга дип күпме ризык әзерләнгән, күпме кунак чакырылган! Авылдан әби белән бабай да килеп җиткән!(дөрес, әле аларның кияүне күргәннәре юк.) Инде нишләргә? Кунаклар һәм әби — бабай киткәнче генә туйда икенче берәүне кияү итеп утыртып торудан башка чара юк…

Җырлы — биюле әлеге спектакль көлке вакыйгалар аша җитди нәрсәләр хакында сөйли.

Драматург  — Хәй Вахит

Музыка авторлары — Сара Садыйкова белән Рәшит Гобәйдуллин

Режиссеры — Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Рәссамы — Роман МОРОВ

Хореографы — Ләйсән ХӘМЕТОВА

Хормейстеры — Резедә ШАКИРОВА

Аранжировкасы — Мөхтәр МИНһАҖЕВ

Рольләрне башкаралар:

Банат — Гүзәл Галиуллина

Илгиз — Илфак Хафизов

Барлас — Артем Пискунов

Мәйсәрә — Резедә Сәлахов

— Ландыш Ибәтуллина

Җамали — Зөфәр Харисов

Бибиҗамал — Гүзәл Гарәпшина

Илгизнең дуслары — Булат Зиннәтуллин

Зөлфәт Закиров

Кунаклар:  Диләрә Фәттахова, Айсылу Мөсәлләмова, Зөлфия Галиуллина, Камилә Галиева,   Салават Хәбибуллин, Илназ Гыймалетдинов.

Спектакльнең премьерасы  2011 елның 15 декабрендә булды.

Спектакль 2 сәгать 15 минут бара.

Cпектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (6+)