Татарча Русский English

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНЫҢ ГОМЕР БӘЙРӘМЕ

Үткән атнада К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 80 еллыгын билгеләп үтте.

Иң элек кичәдә 1933 елда оешкан күчмә театрның тарих сәхифәләре хәтерләрдә яңартылды. Беренче артистлар Ф.Ильская, Н.Арапова, Т.Гыйззәт, Г.Уральский, Х.Кульмәмәткә, аларның җитәкчеләре С.Булатовка, режиссер итеп билгеләнгән Г.Ильясовка бик кыенга туры килгәндер. Әле радио, телевидение булмаган заманнарда алар кара көзләрдә пычрак ерып, салкын кышларда өшеп, туңып, җәйге челләдә сусап, җөмһүриятебезнең төрле районнарында яшәгән милләттәшләребезгә мәгърифәт, нур өсти, аларны башкалабыз Казан белән бәйләп тора.

 

1930 елларда академия театры канаты астында туып, аның ярдәме белән эшләп киткән күчмә театр 1937 елгы кара репрессия вакытында мөстәкыйльлек ала, әмма аерымлану аның хәлен катлауландыра гына. Ул әле Балтач, әле Арча, әле Буа театры була. Ватан сугышы сәхнәдән ир-ат артистларны тартып ала. Бөтен авырлык нәфис затларга төшә. Бәрелеп-сугылып йөргәннән соң, күчмә театр, ниһаять, Казанга әйләнеп кайта. Әмма нурлы Казаныбызда да артистларыбызның көннәре караңгы булгандыр, чөнки аларны иң элек «Болгар» кунакханәсендәге бер коммуналь фатирның аш бүлмәсенә, аннары «Нурулла» мәчетенә, аннан соң Бауман урамындагы бер йортка, ахыр чиктә Кремльнең Спас манарасына урнаштыралар. Манарада алар 25 ел буе эшлиләр. Режиссерлар С.Вәлиев-Сульва, Г.Юсупов, К.Тумашевага спектакльләр кую белән бергә труппага яңа килгән махсус әзерлексез яшьләргә актерлык осталыгын да өйрәтергә туры килә. Бу дәвердә күчмә театрның репертуары мактанырлык булмагандыр дип уйларга кирәк. Җитди классик спектакльләр, киң колачлы эпик әсәрләр куеп булмый, чөнки кечкенә клубларда аларны уйнар өчен шартлар юк. Артистларга кайбер вакыт сәхнәгә тәрәзә аша үтеп керергә туры килә.

1963 елда театрга режиссер булып килгән Р.Тумашев яшь драматурглар А.Гыйләҗев, И.Юзеев, Т.Миңнуллин, Р.Хәмид белән бергә репертуарны заманчалаштыруга ирешә. Ике дистә елдан артык режиссер дилбегәсен тоткан Р.Тумашевка алмашка язучы Р.Батулла килә. 1980 еллар режиссер, директорларның еш алмашынуы белән характерлы. Әле җитмәсә, Спас манарасының түбәсе ишелеп төшә һәм артист халкы кабат урамда кала.

Шактый интеккәннән соң, ниһаять, 1988 елда театр коллективына камаллардан бушап калган Горький урамындагы бинаны бирәләр. Әмма аңа Филармониянең дә дәгъва кылуы ачыклана. Озак кына тарткалашканнан соң, соңгы чиккә җиткән артистлар, бинадан кусагыз да китмибез, көч кулланып чыгарырга маташсагыз, берьюлы бөтенебез бергә китеп, театрны ябабыз, дип белдерә. Ахыр чиктә директор Р.Әбелмәмбәтов җитәкчелегендәге коллектив җиңә.

Ярты гасыр тәгәрмәч өстендә уздырган артистлар утрак тормышка авыр ияләшкәндер, билгеле. Ә 1988 елда театрга артист, драматург К.Тинчуринның исеме бирелүе аларга кабат яңа иҗат куәсе өстәгәндер. Театрда кыска гына вакыт эчендә режиссерлар Д.Сираҗиев, Ф.Хәбибуллин, П.Исәнбәт, Л.Садриев, Р.Хаҗиәхмәтов, хәтта Т.Миңнуллин спектакльләр куя. 1992 елда театрга режиссер булып килгән Р.Заһидуллин кыска гына вакыт эчендә жанрга төрлелек кертә, үзен урыс, чит ил классикасына да алынырга курыкмый торган кыю режиссер буларак таныта. Ә ул куйган «Кураж ана һәм аның балалары» спектакле (Б.Брехт) Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә республикабызның Госфильмофондына яздырыла. Соңгы 25 елда К.Тинчурин театрының үсешенә артистлар З.Харисов, Т.Фәйзуллина, З.Хәкимҗанов, И.Хәсәнов, Җ.Әсфәндиярова, Р.Төхвәтуллина, С.Мифтахов, М.Нәҗмиева, Л.Мәхмүтова, Р.Шәмсетдинов, З.Вәлиева, Г.Нәүмәтова зур өлеш кертте һәм кертә. Шөкер, труппа һаман яшәрә тора. Соңгы елда коллективка килеп кушылган Р.Сәлахова, А.Пискунов, И.Хафизов, Б.Зиннәтуллин һ.б. үзләрен талантлы артистлар итеп раслап өлгерде. Яшьләрнең килүе «Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин), «Айгөл иле» (М.Кәрим), «Кияүләр» (Х.Вахит), «Төш» (Т.Миңнуллин), «Йосыф-Зөләйха» (Н.Хисамов), «Гамлет» (В.Шекспир) спектакльләрен куярга этәргеч була. Бүгенге көндә театрда лирик һәм фәлсәфи спектакльләр белән беррәттән милли мәдәниятебезнең әдәби мирасын пропагандалаган «Сөй гомерне!» (Г.Тукай), «Без — кырык беренче ел балалары» (М.Мәһдиев), «Язмышым юллары» (Р.Вәлиев) шигъри-музыкаль спектакльләр дә бар. Бер үк вакытта халык теленә күчмә театр булып кергән коллектив Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә К.Тинчурин исемендәге республика театр фестивален дә үткәреп килә. Тинчуринлылар куйган спектакльләрне җөмһүриятебезнең район, авылларында гына түгел, Себер һәм Урал төбәкләрендә, Ижау, Самара, Уфа, Санкт-Петербург, Мәскәү, Истанбул, Акшәһәр, Анкара, Брюссель тамашачылары да бик яратып карады.

Әлбәттә, бер язмада 80 ел дәвамында театрда эшләп, халкыбызга мәгърифәт, нур тараткан фидакарь артист, режиссерларны санап бетерүе мөмкин түгел. Бүгенге көндә театр коллективы иҗат иткән затлы матур бинаны аларның күпләре төшләрендә дә күрмәгәндер. Әмма театрның уңышларына һәм, ниһаять, ул ирешкән чагыштырмача тотрыклы, тыныч, тигез тормышка әлеге фидакарьләрнең дә өлешләре кергән. Ә иң мөһиме шул, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бүген дә халыкчанлыгын, самимилеген югалтмады, шуның өчен халык аны ярата да.

Театр бинасында булып узган юбилей кичәсендә бәйрәмдарны иң элек Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова тәбрикләде.

- Театр татар халкы тормышыннан аерылгысыз. Ул халкыбызның тарих китабы дисәк тә була. Бу бигрәк тә К.Тинчурин исемендәге театрга кагыла, — диде ул.

Президентыбыз исеменнән театр коллективына «КамАЗ» машинасына сертификат бүләк ителде.

Шулай ук Илбаш Указы нигезендә театр сәнгате үсешенә керткән өлешләре өчен Исламия Мәхмүтова — «Фидакарь хезмәт өчен» медале, Гөлназ Нәүмәтова — «Татарстанның атказанган артисты», реквизит цехы мөдире Габделсамат Вәлитов «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», Ләлә Миңнуллина һәм Шамил Фәрхетдинов Президентның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Юбиляр театрның артистларын республикабыз һәм башкала театрлары вәкилләре, Русия Театр әһелләре берлегеннән Марина Корчак һәм Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев тәбрикләде.

Аннары тамашачылар игътибарына соңгы премьераларның берсе — К.Тинчурин әсәре буенча куелган «Сүнгән йолдызлар» спектакле тәкъдим ителде.

«Мәдәни җомга». Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 16.11.2013