Татарча Русский English

Рәшит Заһидуллин: Сәхнәгә куярлык яңа пьесалар юк.

Шушы көннәрдә режиссер Рәшит Заһидуллин драматург Туфан Миңнуллинның әле моңа кадәр куелмаган, укучыларга билгесез бер пьесасының кулъязмасын укырга алды. Әсәрне аңа язучының гаиләсе тапшырды.

Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Рәшит Заһидуллинга быел 50 яшь тулачак. Тумышы белән ул Пермь ягыннан, Казанның театр училищесын тәмамлагач, Казанның яшь тамашачы театрында эшләгән. Үзен режиссерлык һөнәренә багышларга теләп, соңрак Мәскәүдә режиссерлыкка укып кайта. 1993 елдан К.Тинчурин театры труппасын җитәкли, биредә ул алтмышка якын әсәр сәхнәгә куйды, шулай ук студентлар укытырга да вакыт таба.

Хәзерге вакытта К.Тинчурин театры репертуарында Туфан Миңнуллинның “Төш” спектакле бар. Аның премьерасы 2012 елның мартында булган иде. Бу – драматург исән чакта К.Тинчурин театры артистлары уйнаган соңгы әсәр. Кызганычка, шул елның май аенда язучы арабыздан китте. Рәшит Заһидуллин Туфан Миңнуллинның 4-5 пьесасын сәхнәләштерде, алар арасында – “Ак тәүбә, кара тәүбә”, “Ай булмаса, йолдыз бар”, “Яшьлегем – юләрлегем” һ.б. Инде менә драматургның якыннары – хәләл җефете, Татарстанның халык артисткасы Нәҗибә Ихсанова белән кызы Әлфия Юнысова режиссерга Туфан Миңнуллинның әле моңа кадәр куелмаган, укучыларга билгесез бер пьесасының кулъязмасын бирде. Бәлки, якын киләчәктә, тамашачылар аны да К.Тинчурин сәхнәсеннән карар…

– Заманча авторлар арасында сәхнәгә чыгарырлык пьесалар иҗат итүчеләр юк, – дип зарлана Рәшит Заһидуллин. – “Яңа татар пьесасы” бәйгесенә кабул ителгән әсәрләрне дә укып барам, ләкин үзем өчен бернәрсә таба алмыйм. Ә татар тамашачысы тәрҗемә әсәрләрне яратмый да, аларга йөрми дә. Инде халык театрга килмәсә нишлибез, дип сораганнарга, мин: “Туфан Миңнуллин әсәрләрен куя башлаячакбыз – аңарда һәрвакыт ниндидер яңалык табарга була”, – дип җавап бирәм. Чөнки сәхнә әсәренең уңышы – ул беренче чиратта драматург, язучының хезмәтенә бәйле. Язучыга талант кына җитми, аның тирән акыл иясе булуы да мөһим. Туфан абыйның Мәскәүдә укып кайткан ике югары белеме бар иде. Аның әсәрләрендә әйтелгән һәр фикер, һәр сүз һәрвакыт максатына барып ирешә.

“Төш” спектаклен Рәшит Заһидуллин театрны “ашата” торган спектакль, дип атый.

 – Халык “Төш”кә яратып йөри, үсеп килүче буынга үгет-нәсихәт кебек яңгыраган бу әсәрне карарга әниләр улларын ияртеп килә. Туфан абый спектакльне үзе дә ошаткан иде. Хәтерлим, премьераны караганда килгәч, антракт вакытында чәй эчәргә чакырдым, ә ул шуның кадәр сәхнәдә барган вакыйгаларга “чумган” иде, игътибарын читкә юнәлтергә теләмичә, комачауламаска сорады. Спектакль тәмамлангач сәхнәгә менеп: “Мин начар әсәр язмыйм, сез мин язганнан да яхшырак куйгансыз”, – дип мактады. “Төш”не мин бер айда сәхнәгә чыгардым. Бөтен труппа белән рәхәтләнеп эшләдек. Бу спектакль төрле фестиваль-бәйгеләрдә югары бәяләнде, – ди режиссер.

Рәшит Заһидуллин сүзләренчә, заманында аны сәнгать дөньясында үз урынын табарга ярдәм иткәне өчен Туфан Миңнуллинга рәхмәтле.

-    Мин Туфан абыйдан курка идем, – дип искә ала режиссер. – Ул бит кырыс, туры сүзле иде. – 1993 елда мине К.Тинчурин театрына режиссер итеп билгеләделәр. Минем әле Мәскәүдә режиссерлык буенча диплом яклап йөргән чагым гына. Театр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры дип атала башласа да, аңа әле һаман да “Күчмә театр” дип кимсетеп карыйлар иде. Шул елда Туфан абый миңа үзенең бер пьесасын алып килде. Ә минем башымда – Чехов, Гоголь… Туфан абыйның пьесасын кире бордым. Драматург үпкәләп, бер ел сөйләшмәде. Шулай да вакыт үтә торгач, янә аралашып киттек. Ул “Эзләдем, бәгърем, сине” пьесасын тәкъдим итте. Аны Г.Камал театрында Марсель Сәлимҗанов алмаган икән, ә миңа әсәр бик ошады, сәхнәләштерергә әзерләнә башладык. Ләкин артист Рамил Төхвәтуллин пьесаны укыган да, үзе баш рольне уйнарга теләп, Марсель абыйны Г.Камал сәхнәсендә куярга күндергән. Шулай итеп, без ул әсәрдән колак кактык, Туфан абый миннән килеп гафу үтенде. Шуннан үземнең студентлар белән аның “Ак тәүбә, кара тәүбә”сенә алындым. Бу спектакль алты ел тулы заллар җыйды. Ә “Ай булмаса, йолдыз бар” спектаклен куйган чор минем өчен театрда авыр елларга туры килде. Спектакльнең премьерасы гөрләгән көннәрдә театрдагы киләчәк язмышым хәл ителүче җыелыш узарга тиеш иде. Татарстанның ул чактагы мәдәният министры Зилә Вәлиева миңа шалтыратып: “Туфан абыйга спектакль бик ошаган, әгәр Тинчурин театры мондый режиссерны югалтса, зур хата эшләячәкбез, диде”, – дип әйтте… Шулай итеп, Туфан абый мине сәнгатькәрләребез алдында яклап калды, моның өчен мин аңа әле дә рәхмәтле.

«intertat» Лилия ГАДЕЛШИНА. 30.03.2014